Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Урыссулыны полицейскийлар аракы сатканда тоткарлаган

Райондагы оператив хәл халыкның спиртлы эчемлекләр куллану дәрәҗәсенә дә шактый бәйле.

Кибетләрдән спиртлы эчемлекләрнең төрлесен сатып алырга мөмкин булуы гына җитмәгән, халыкны алкогольләштерүгә үз өлешләрен идән асты сатучылары да кертә. Урыссудагы шундый эшмәкәрне участок полицейскийлары ике шешә аракы сатканда тоткарлаган. Эчәргә яратучылар хисабына баерга теләүчеләрнең, кызмача бәндәләрнең, төшереп алгач, үзләрен ничек тотачакларында эшләре юк. Гәрчә эчәргә яратучы үзенең сәламәтлегенә генә зыян салып калмый, әйләнә-тирәдәгеләрнең дә тормышын зарарлый. Әйтик, бер урыссулы ханым, үзенә әдәпсез сүзләр әйткән исерек иргә чара күрүне сорап, полициягә шылтыраткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев