Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Яңа елны ничек каршыласаң...

Кайбер ютазылыларга Яңа ел бәйрәмнәре шатлык кына түгел, күңелсезлекләр дә алып килгән. Низаглар саныннан чыгып фикер йөртсәң, кайберәүләр Яңа ел бәйрәменнән күңелле тәэсирләр алырга тырышмаган. Әлеге бәйрәмне каршылау һәм киләчәк вакыйгалар белән бәйләнешне искә төшерсәң, кешеләр үзләренең алдагы елларын бозганнар.

Ике атна эчендә хокук саклау органнарына егерме өч хәбәр килгән, шуның белән бергә кешеләр бер-берсенә рухи яктан зыян салу белән генә чикләнмичә, физик газап та китерергә тырышкан. Әлеге мөрәҗәгатьләрнең яртысы диярлек тән җәрәхәтләре алуга кагыла. Кешеләрнең агрессиялелекләренә, күрәсең, бәйрәмне спиртлы эчемлекләр белән билгеләп узу да тәэсир иткәндер. Күпчелек җәнҗаллар һәм сугышулар кыздыргыч эчемлекләрне кулланудан килеп чыккан. Мәсәлән, урыссулы Р.ның тормыш иптәше белән гауга куптаруының сәбәбе булып әлеге ирнең алкоголь белән артык мавыгуы торган. Ә Ютазы авылында яшәүче М.га исерек улы тынгы бирмәгән. Урыссу бистәсеннән ирле-хатынлы П.лар арасында мөнәсәбәтләр ачыклау инде берничә елга сузыла. Бер йортта яшәүләрен дәвам итеп, алар араларын җайлый алмый. Эш шуңа барып җиткән, элекке ир элекке хатынының эш урынында электр үткәргечен кискән. Әлеге вакыт аралыгында башка төрле хулиганлык очраклары да булган. Мәсәлән, урыссулы Р.ның күп фатирлы йорт ишегалдында калдырылган машинасына зыян салганнар, урыссулы В.ның автомобиленең көпчәген тишкән-нәр, ә Ютазы авылында исә гражданин М. кибет киштәсен ваткан.

Кагыйдә буларак, бәйрәм вакытында кешеләрнең чыгымнары арта. Яңа елда халык мул табынга бигрәк тә күп акча сарыф итә. Нәкъ менә шул сәбәпле урлашулар саны да артадыр күрәсең. Күрсәтелгән ике атнада районның күп кенә кешесе урлашулардан зыян күргән. М-5 автотрассасында билгесез затлар автозаправка станциясен "басканнар". Шулай ук Урыссу кибетләренең берсендә явыз уйлы затлар кассадан акча урлаганнар, икенчесендә исә спиртлы эчемлекләр юкка чыккан. Егерме алты яшьлек Ф.ның 31 декабрьдә кафеда акча янчыгын чәлдергәннәр.
Узган елның соңгы атнасында район территориясендә юл-транспорт вакыйгалары тер-кәлмәгән, ә Яңа елда исә авария аның беренче көнендә үк булган. Моның турында бер димтамаклы хәбәр иткән. Ике көннән соң бер юл-транспорт вакыйгасы район үзәгендә дә теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев