Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Йөкле хатын-кызларга ял бирү үзенчәлекләре

Еш кына прокурор күзәтчелеге практикасында елдагы түләүле ялдан графиктан тыш файдаланырга теләүче авырлы хатыннарның хезмәт хокукларын бозу фактлары ачыклана.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 122 маддәсенә ярашлы, хезмәткәргә түләүле ял ел саен бирелергә тиеш. Әлеге эш бирүчедә алты ай дәвамында өзлексез эшләгәннән соң, хезмәткәрнең ялдан файдалану хокукы барлыкка килә. Якларның килешүе буенча, алты ай узмыйча да хезмәткәргә түләүле ял бирелә ала.
РФ Хезмәт кодексының 251 маддәсе белән "хезмәтне җайга салу үзенчәлекләре" төшенчәсе кертелгән, аның астында шул ук сораулар буенча гомуми кагыйдәләрне куллануны өлешчә чикләүче яисә хезмәткәрләрнең аерым категорияләре өчен өстәмә кагыйдәләр каралган нормалар аңлашыла. РФ Хезмәт кодексының 252 маддәсенә ярашлы, хезмәтнең характеры һәм шартларына, организмның психофизиологик үзенчәлекләренә, табигый-климат шартларына, гаилә бурычларының, шулай ук башка сәбәпләрнең булуына бәйле, хезмәтне җайлау үзенчәлекләре хезмәт хокукы нормаларын, коллектив килешүләрен, килешүләрне, локаль норматив актларны үз эченә алган хезмәт закончалыгы һәм башка хокукый актлар тарафыннан билгеләнә.
РФ Хезмәт кодесының 122 маддәсенең 3 өлеше, 260 маддәсе белән авырлы хатыннарга ел саен түләнә торган ял бирелүенең үзенчәлекләре каралган, аларга ярашлы рәвештә, йөклелек һәм бала табу буенча ял алдыннан яисә аннан соң, яисә бала карау буенча ялның тәмамлануыннан соң хатын-кызга аның теләге буенча әлеге эш бирүчедә эш стажына бәйсез рәвештә ел саен бирелә торган түләүле ял бирелә. Хезмәт һәм мәшгульлек буенча Федераль хезмәтнең 2008 елның 18 мартыннан 659-6-0 санлы хатына ярашлы, күрсә-телгән очракта елдагы түләүле ялга китү датасын хатын-кыз хезмәткәр мөстәкыйль рәвештә сайлый, моның өчен ул йөклелекне раслаган тиешле документны беркетеп, гариза тапшырырга, ә эш бирүче исә мондый ялны бирергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X