Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән автомобильче ялган документ белән идарә иткән

    Полициянең сорау алу органнары гражданин М.ның кайдан ялган права сатып алуын ачыклаган.

    Тоткарланучы аңлатуынча, йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән автомобильче әле гыйнвар уртасында ук Татарстан шәһәрләренең берсе базарында билгесез бәндәдән ялган документ сатып алган. Хәзер моның өчен аңа нәрсә яный? Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексында әйтелгәнчә, күрәләтә ялган документ файдалану сиксән мең сум күләмендә штраф яки алты айга кадәр чорга хезмәт хакы яки хөкем ителүченең башка табышы күләмендә штраф, яисә йөз сиксән сәгатьтән алып ике йөз кырык сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, яки ике елга кадәр төзәтү эшләре, яисә алты айга кадәр срокка кулга алу җәзасы белән яный.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: