Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Ютазы районында машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән 11 машина йөртүче ачыкланган

2019 елның 10 аенда Ютазы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән 11 зат ачыкланган. Җәмәгать судьясы тарафыннан алты гражданга 30 000 сум штраф рәвешендә җәза билгеләнгән, биш материал буенча 200 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләү турында карар кабул ителгән.

Исегезгә төшерәбез: транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән шофер суд карары үз көченә кергән көннән өч эш көне эчендә яшәү урыны буенча ЮХИДИ бүлекчәсенә яисә турыдан-туры суд карарында күрсәтелгән ЮХИДИ бүлекчәсенә машина йөртү таныклыгын тапшырырга тиеш. 

Таныклык тапшырудан читләшкән очракта, аннан мәхрүм итү срогы өзелә. Ул үз таныклыгын тапшыргач яки югалу турында гариза биргәч кенә дәвам итәчәк.  Шулай итеп, тапшырылмаган машина йөртү таныклыгының гамәлдә булу срогы чыккач, гамәлдә булу срогы тәмамлануга бәйле рәвештә аны алмаштырып булмый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X