Ютазы авылында кое капкачларына “һөҗүм” башланган
Закон сагында

Ютазы авылында кое капкачларына “һөҗүм” башланган

Ютазы авылында кое капкачларын урларга керешкәннәр.

Әлеге торак пункттан район хокук саклау органнарына инде әлеге зур авырлыктагы предмет югалу турында инде икенче хәбәр кергән. Бу юлы үзләренең усал ниятләрен караклар Заготзерно урамында тормышка ашырган. Авылда яшәүчеләргә төнге күзәтү куярга вакыт инде, чөнки бурларның кайчан һәм кайда пәйда булачаклары аларның үзләренә генә билгеле.


Нет комментариев