Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Ютазы районында – баш дәүләт хезмәт инспекторы

Бүген район башкарма комитетының кече утырышлар залында Республиканың Әлмәт шәһәрендәге Дәүләт хезмәт инспекциясе начальнигы Фидаил Хәернасов кеше хокуклары буенча район башлыгы ярдәмчесе Римма Муллагалиева һәм башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зилә Айтыкина белән очрашты.

Баш дәүләт хезмәт инспекторы, иң әүвәл, эшен туктаткан электр станциясе хезмәткәрләренең хезмәт белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе белән кызыксынды. Зилә Айтыкина бу хакта тулы мәгълүмат җиткерде. Хәернасов сәнәгать һәм агросәнәгать предприятиеләрендә, кече фермер хуҗалыкларында хезмәтне саклау, техник куркынычсызлыгы таләпләре үтәлеше белән ныклап кызыксынды. Кунакта эшчеләрнең медицина тикшерүе узуы юнәлешендә анык сораулар туды. - Кеше кайда гына эшләмәсен, аны тормышка һәм сәламәт булуга хокукыннан беркемнең дә мәхрүм итәргә хакы юк, - диде ул сүзен җөпләп. Ильмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев