Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Ютазы районының беренче сыйныф укучылары -полицейскийдан “бишле” ала

Районда укучылар өчен "Синең куркынычсызлык бишлең" дип аталган бөтенроссия акциясе старт алды.

Башланган уку елында беренче сыйныф укучылары "бишлеләрне" үз укытучыларыннан гына түгел, катлаулы булмаган куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгән өчен полиция хезмәткәрләреннән дә ала. Әлеге акция күңелсез хәлләргә эләгү ихтималын киметергә мөмкинлек бирә һәм авырлыклар килеп туганда, укучыларга үз-үзләренә ышаныч өсти. Чөнки беренче сыйныф укучылары - юл хәрәкәтендә катнашучыларның аерым категориясе. Алар әле шәһәр урамнарында транспорт чараларының интенсив хәрәкәтенә күнекмәгән. Яшь үзенчәлекләре аркасында алар якынаеп килүче автомобильнең тизлеген һәм автомобиль белән үзенең арасын реаль бәяли алмый. Моның белән бәйле, балаларга төп куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышырга тәкъдим итәбез.
Мәктәпкә бару юлы һәм башка юллар...
Кая да булса барырга җыенганда, әти-әниләреңә үз планнарың турында хәбәр ит, тиешле урынга барып җиткәннән соң, тагын кайда булуың турында шылтыратып әйт. Юл алдында тукта, сулга, уңга кара, светофорны яки "зебра"ны тап - бу кагыйдә сиңа таныштыр, мөгаен.
Таныш түгел кешеләр барысы да яхшы күңелле түгел
Кем ул таныш түгел кеше? Бу куркыныч пират, зур күсәк тоткан сакаллы зат булмаска да мөмкин. Тышкы кыяфәт алдаучан да була ала. Исеңдә тот: якыннарың булмаган һәм син беренче тапкыр күргән барлык кешеләр - таныш түгел кешеләр.
Әгәр урамда синең яныңа килсәләр, һәм кайдадыр алып китәргә теләсәләр, тиз генә узып баручыларга һәм полицейскийга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Явыз ниятле хәйләкәр дә була ала. Ул сине кулыңнан тартырга һәм барысына да синең турыңда үзенең улы яки кызы киреләнә дип аңлатырга мөмкин. Бу очракта мөмкин кадәр ныграк итеп: "Бу минем әнием түгел! Бу минем әтием түгел!" - дип кычкыр. Үзеңә мөмкин кадәр ныграк игътибар җәлеп ит. Шау-шу тугач, усал ниятле һичшиксез качып китәчәк.
Гаилә пароле
Өйдә ялгызың калганда да, сак булырга тырыш. Синең алда ят кешеме, үз кешеме торуын аңлау өчен бер яшерен ысул бар. Әти-әниең белән гаиләнең кодлы сүзен - син һәм әти-әниең генә белгән серле пароль уйлап табыгыз. Әгәр дә әти-әниең синең артыңнан чынлап та таныш булмаган кеше җибәрә икән, алар аңа әлеге парольне әйтәчәк.
Алло, полицияме?
Полициягә синең телефоннан бер тапкыр клавишага басып та шылтыратырга була - моны эшләргә Россия Эчке эшләр министрлыгының мобиль кушымтасы мөмкинлек бирә. Әгәр мөмкинлек булса, аны үз телефоныңда һичшиксез урнаштыр. Телефон шылтыравы син аннан мөмкин кадәр якын арада торган полиция бүлегенә барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев