Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Ютазылылар, законсыз сакланган коралны ирекле тапшырган өчен, бүләкләү каралган

Эчке эшләр органнары гражданнардан аларда законсыз сакланган коралны, хәрби припасларны һәм шартлаткыч матдәләрне кабул итүләрен дәвам итә.

Ютазы районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең лицензион-рөхсәт эшләре инспекторы Айдар Нурисламов мәгълүматы буенча, югарыда саналган предметларны ирекле тапшырган өчен коралның, шартлаткыч матдәнең һәм хәрби припасларның төренә бәйле рәвештә өч мең сумга кадәр бүләкләү суммасы каралган. Аларның законсыз саклануы турында мәгълүмат биргән өчен әлеге сумманың яртысы түләнә. Корал тапшыру өчен нинди дә булса эчке эшләр органына, полиция участок инспекторына мөрәҗәгать итәргә яки 02 телефоны буенча шылтыратырга кирәк. Гамәлдәге закончалыкка ярашлы, үзләрендә законсыз сакланган коралны яки башка кораллану предметларын ирекле рәвештә тапшырган гражданнар җинаять җаваплылыгыннан азат ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев