Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Законны белмәү җаваплылыктан азат итми

Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия үзенең чираттагы утырышында "Муниципаль район һәм шәһәр округларын төзекләндерү кагыйдәләрен бозу" дип аталган ТР Административ хокук бозулар Кодексының 3.6 маддәсе буенча административ хокук бозулар турында 19 беркетмә карады.

Кагыйдә бозучыларга 38 мең сумлык штраф салынды. Беркетмәләр нигездә тиешле рөхсәттән башка шәхси йортлардан читтә төзелеш материалларын өеп кую, көтү оештырмыйча йорт хайваннарын (сыерларны, атларны, кәҗәләрне, сарыкларны, йорт кошларын) күзәтүчесез чыгарып җибәрү буенча төзелде, дип хәбәр итте административ комиссия секретаре А. Галиева. Йорт хайваннары һәм кошлары йорт эче территорияләрендәге араннарда тотылырга тиеш. Җирлек урамнарына терлекне чыгарган очракта, аларның хуҗалары яшел үсентеләр-не бозганга зарарны һәм терлек китергән башка зыянны капларга тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев