Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акбашлылар авыл киләчәге өчен борчыла

 Кичә Акбаш авылында гражданнар җыены узды.Узган елда башкарылган эшләргә анализ ясалды, 2019 елга билгеләнгән планнар яңгырады.

2018 елда Акбаш авылында тормышка ашкан иң зур эшләрнең берсе – ул мәчет төзелешен тәмамлау һәм тантаналы шатларда аны куллануга тапшыру. Авылның имам-хатибы Җәүдәт Вәлиәхмәтов яңа мәчеттә никах һәм балага исем кушу мәҗлесләре узуы турында хәбәр итте. Аннан да бигрәк, көзге көннәрнең берсендә кайтып җиткән тавыш көчәйткеч аппараты авыл өстендә азан тавышын яңгыратырга мөмкинлек тудырган. Җыенда Акбаш авылы халкы район башлыгы Рөстәм Нуриевка гыйбадәтханә төзүдә зур ярдәм күрсәткәне өчен тагын бер кат зур рәхмәтен җиткерде. Шул ук вакытта алар авылда эшсезлекнең көчле булуына, яшь гаиләләрнең читкә китүенә борчылуын да яшереп калмады. 2018 елда Акбаш авылында нибары бер сабый туган.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X