Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәкә авылы уңганнарына кадер-хөрмәтнең зурысы

Узган шимбә иртәсендә “АгроМир” җәмгыятенең хезмәт алдынгылары авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәйрәменә җыйналды.

Сәхнәгә күтәрелгән “АгроМир” җәмгыятенең күзәтчелек советы рәисе Сирин Галиевның кәефе яхшы иде – тотрыксыз һава торышы белән тормышка килеп кергән яз, эссе көннәре белән сынаган җәй сынауларына карамастан, амбарларга мул уңыш кайтып урнашты.

- Әлбәттә, бу безнең уртак хезмәт җимеше. Элек-электән үк җир-ана күмәк хезмәтне яраткан, аны аңлап, аның таләпләрен тоеп, бакканы үз иткән. Без дә шушы традициядән китмәүне максат итеп куябыз һәм, Аллага шөкер, туган хуҗалыгыбызда күркәм уңышларга ирешеп эшлибез, - дип сүз алды ул.

Әлбәттә, мондый нәтиҗәгә ирешү юлында киртәләр дә очрамый тормый. Әмма хуҗалыкта табигать көйсезлекләренә буйсынып түгел, аңа яраклашып эшләүне алшарт итеп куялар. Быел да үсемлекләрне тәрбияләү, аларны төрле авырудардан һәм корткычлардан саклау һәм яклау максатында күп төрле агротехнологик чаралар уздыралар. Менә шушы эшләрне җиренә җиткереп башкарган, туган хуҗалыкларының финанс-икътисадый торышын ныгытуга үзләреннән саллы өлеш керткән фидакарьләр бу иртәдә бүләкләнде дә инде. Бу хакта агымдагы атнада чыгачак район гәҗите битләреннән укырга мөмкин булачак.

Ильмира ГАЛИЕВА

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев