Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чәчүлек суганны кайчан утыртырга?

Гадәттә, чәчүлек суганны май бәйрәмнәрендә утырталар

Быел һава торышы яхшы булу сәбәпле, кайбер үсемлекләрне утырту вакыты күчә. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Суганны утырту өчен тәүлек әйләнәсенә һава температурасы 8 градустан төшмәскә тиеш. Әгәр кырау төшәсе булса, суганны утыртмый тору хәерле. Кырау тигән суган озак тишеләчәк һәм ук җибәрәчәк. 

Суганны лалә һәм нәркисләр чәчәк аткач утырталар. 

Күлдә бакалар бакылдый башлагач, суган утыртыр вакыт җиткән дигән сүз.

Шомырт агачында беренче яфраклар барлыкка килү белән чәчәк атканга кадәрге вакытта утырткан суган яхшы була.

Суган зур һәм сусыл булсын өчен, чәчүлек суганны якты урынга утыртырга кирәк. Помидор, борыч, бәрәңге, кыяр үскән урынга утыртсаң, суган яхшы була. Борчак һәм сарымсак урынына суган утыртмау хәерле.

Утыртыр алдыннан чәчүлекне марганцовкага салып чылатып алыгыз. Туфракка тыкканчы, суганның өске койрыгын кисеп алыгыз, шулай иткәндә ул тизрәк тишелә. 

Суган уңдырышлы һәм җиңел туфракта яхшы үсә.

Чәчүлек суганны рәтләр буйлап утырталар, буразналар арасы 40 см чамасы булсын. Ике суган арасы 7 см, суганның койрыгы туфрактан 2 мм чамасы чыгып торырлык итеп утыртыгыз.

10-12 көннән суган тишелеп чыга. Аңа су сибеп торырга кирәк, суганнар гел дымлы булсын. Өстә кабык барлыкка килмәсен өчен, туфракны йомшартып торыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X