Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эчке эшләр министры урынбасары: CVV-кодны әйтергә ярамавына халыкны күндерә алмыйбыз

«30-50 яшьтәге кешеләр аеруча еш алдана. Алар 46-47 процент», — диде Владимир Изаак.

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бик күп мошенниклык очраклары банк картасындагы арттагы кодны әйтү аркасында килеп чыга. «Пандемиягә каршы көрәштә бөтен кешене битлек кияргә өйрәттеләр, күпме генә ролик ясасак та, CVV-кодны беркайчан әйтергә ярамый дип халыкны һич күндерә алмыйбыз. Кеше арттагы кодны әйтә дә, акча югала», — диде Татарстанның эчке эшләр министры урынбасары Владимир Изаак ТР Министрлар Кабинетында брифингта.

Ул акчалар әллә ничә банк счеты аша узарга мөмкинлеген, югалган акчаларны табу шактый кыен булуын әйтте.

Аның сүзләренчә, аферистлар тозагына ешрак яше 30 дан арткан кешеләр эләгә. «30-50 яшьтәге кешеләр аеруча еш алдана. Алар 46-47 процент. 18-30 яшьтәгеләр 26 процент, олырак кешеләр 13 процент тәшкил итә», — диде.

«Җинаятьчеләр теләсә нинди ысуллар белән эш итә. Интернетта программалар күптөрле, мошенниклар нәкъ банк җибәрә торган смс кебек үк смс җибәрәләр. Банкның куркынычсызлык хезмәтеннән, я менеджер шалтыратып, берничә сорау бирәләр, алар банк картасы турында бөтен мәгълүматны, картаның кире ягында куркынычсызлык кодын теләсә нинди юл белән белергә тырышалар. Гражданнар я пин-код белән бутыйлар, я ышаналар да әйтәләр», — диде Владимир Изаак.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/26-05-2020/echke-eshl-r-ministry-urynbasary-cvv-kodny-yterg-yaramavyna-halykny-k-nder-almyybyz-5745361

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X