Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Энергия” стадионына - энергияле яшьләр

Узган шимбә кичендә Яшьләр көнен бәйрәм итәргә Ютазы районының иң актив һәм талантлы кызлары һәм егетләре җыйналды.

 Районның мәдәни һәм спорт, җәмгыять һәм сәясәт  тормышында  актив катнашып кына калмыйча, туган җиребез абруен аның чикләрендә дә яклап, чыгыш тотучы бүгенге яшь буынны, бәйрәм кунакларын район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина сәламләде. Ул котлаулар церемониясен яшь буынга спортның биек баскычларына юл күрсәтүче ренерларны тәбрик итүдән башлады.     

Ниһаять, бәйрәмнең кульминацион мизгеле килеп җитте – гирляндалар белән бизәлгән ап-ак лимузинга утырып мәйданга төрле дәрәҗәдә узган спорт ярышларында җиңү яулаган спортчылар керде. Аларны район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова, башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Пройдакова район башлыгының рәхмәте белән билгеләп узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина яшьләр хәрәкәтен үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән яшь буын вәкилләренә район башлыгының рәхмәтенә лаек булды.

Ә менә Башкортстан иленнән килгән иҗат коллективлары – яшь, дәртле җырчылар һәм биючеләр чыгышы, әлбәттә, беренче чиратта янып торган йөрәкле яшь-җилкәнчеккә матур бүләк булды. Бу вакытта стадионның алгы өлешендә дә чын күңел ачу чаралары барды. Биредә фотозона эшләде – теләге булган һәркем истәлеккә, өстәвенә бушлай сурәткә төште. “Очрашу урыны |Урыссу” мәйданчыгы активистлары исә район халкына үзенең ял программасын тәкъдим итте.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев