Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фермер Ансель Вафауллин фермасын киңәйтә

Ансель Вафауллин сөт бирүчән малчылык белән шөгыльләнә. Фермада бүгенге көндә 700 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 150 башы - сыер. Аларның һәркайсы көн саен 20 килограммга кадәр сөт бирә. Терлекчеләр тәүлегенә уртача өч тонна сөт сава.

Әмма фермер өчен бүген иң зур проблема – ул торак кытлыгы.

- Таналарны бәйләргә араннар җитми. Киләсе елда бозау китерәчәк бер йөздән артык башмак тананы бастырырга урын юк. Алар артыннан 300 баш тана җитешеп килә. Шулар арасыннан 300 килограмм авырлык җыйганы 120 баш, - ди Ансель Альберт улы.

Менә шул торак кытлыгы быел яшь фермерны хуҗалык ысулы белән төзелешкә керешергә мәҗбүр иткән дә инде. Эшне ул капиталь ремонтлауга яраклы түгел дип табылган абзарны сүтүдән башлаган. Аннан чыккан торбаларны, җитмәгән өлешен сатып алып, субай итеп кага. Булачак торак нигезе цемент измәсе белән катырыла.

- Төзелешне 250 баш малга исәп тотып башладык. Кесә мөмкинлегенә карап, 300 баш сыярлык итеп киңәйтү ихтималын да күз уңында тотабыз. Биредә сыерларны урнаштырачакбыз. Шуңа күрә проектны савым зал кертеп ясадык, - дип бәян итте әңгәмәдәшем.

Шул арада миксер килеп җитте. Төзүчеләр бригадасы үз эшен дәвам итте. Хуҗалыкта җиргә кар ятканчы булачак абзарның каркасын тулаем ясап бетерүне максат итәләр. Сүтелә башлаган бина бүген хәрабәне хәтерләтеп торса да, фермер бу урында тулы тәртип булачак, дип ышандырды. Агач конструкцияләр сүтелеп инде профилакторийда кышын мичкә ягарга әзерләп куелган. Диварларны сүтәдән чыккан таш һәм кирпеч яңа торакның идәненә түшәләчәк.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

 

    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев