Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гаилә паркында - балалар Сабан туе

Бүген Урыссу бистәсенең Гаилә паркында физик мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен кече Сабан туе үткәрелде.

Бәйрәм, яңгыр болытлары астында узуга карамастан, Балалар иҗаты үзәгендә тәрбияләнүче укучыларның сәхнәләштерелгән күренеше белән башланып китеп, көнгә җан җылысы бүләк итте. Бөтен район күләменнән җыелган инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре, опекуннар хөрмәтенә район мәдәният йорты артистлары, иҗат коллективлары иң матур концерт номерлары белән чыгыш тотты. Малайлар һәм кызлар өчен Үзәкләштерелгән балалар китапханәсе дә кызыклы уеннар оештырды. Ә инде районның яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм бүлеге үткәргән төрле күңел ачу уеннары, чыннан да, балаларга күңелле мизгелләр бүләк итте. Күз бәйләп бүләк кискән, шашка һәм шахмат уйнаган, кыршау әйләндергән һәм башка уеннарда катнашкан малай һәм кызларның берсе дә татлы күчтәнәчсез калмады.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев