Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кәрәкәшле авылы инвалидлары хөрмәтләнде

Кичә район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Джанна Волкова, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Ютазы районы бүлеге җитәкчесе Гөлнара Әбилтарова Кәрәкәшле авылында гомер итүче сукырлар оешмасы әгъзалары янында булды

Вәсилә Зыязетдин кызы Шәкүрова 22 ел сукырлар җәмгыяте әгъзасы булып тора. Сәламәтлеге нык булмаса да, ул тулы кыйммәтле тормыш белән яши, авыл инвалидларын кайгыртып, район оешмасы белән тыгыз элемтәдә тора. Аның авылдашы Рәис Шәйдулла улы Хәмидуллинның да күзләре начар күрә. Әмма аңа тормышны яратырга, хезмәт сөеп яшәргә сәламәтлегендә булган кимчелекләр киртә түгел.

Өлкән буын вәкилләре үзләренә булган игътибардан бик канәгать калды. Районнан килгән кунаклар аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Ә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре чәй табыны корган иде.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев