Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кәрәкәшле музеенда – “Әбием сандыгы” чарасы

Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда “Әбием сандыгы” дип исемләнгән чара узды.

Балаларда гаиләгә, якыннарыңа, өлкән буынга, аларның хезмәтенә хөрмәт, туган ягыңа, милли мәдәниятебезгә мәхәббәт тәрбияләүне максат итеп куйган кичәдә Кәрәкәшле мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Алар 19 һәм 20 гасырга караган тукылган сөлгеләр, чигүләр, идән җәймәләре, ир-егетләр һәм хатын-кызларның милли киемнәре, хатын-кызларның чулпы, хәситә кебек борынгы бизәнү әйберләре белән танышты. Балалар бик теләп табышмаклар чиште, мәкальләр әйтеште, әби-бабаларыбыз уйнаган уеннарны уйнады, дип безгә хәбәр итте музей хезмәткәре Миләүшә Кәримова.

Ильмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев