Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мөхтәрәмә Хәертдин кызы Хәертдинова - бер гасырлык акъәби

Ютазы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхтәрәмә Хәертдин кызы Хәертдиновага бүген 100 яшь тулды.

. Тумышы белән Азнакай районы кызы ул. Язмышына ачы сынаулар күп төшсә дә, кеше булып кала белгән, олы йөрәкле, изге күңелле акъәби ул. Ир-егетләр белән беррәттән кулына корал тотып, илебез, халкыбыз азатлыгы хакына дошман белән көрәшкә ташланган, немец кулында әсир булган, исән калып та, үз гасырында шактый җәберләүләргә дучар булган Мөхтәрәмә әби беркайчан да хак юлдан тайпылмаган. Яшәүнең чиста, саф үрнәге булган бер гасырлык якташыбыз, сугыш һәм хезмәт ветераны бүген үзе кылган барлык яхшылыклары, изгелекләре өчен яшь буын - Ютазы мәктәбе, Урыссу гимназиясе укучылары шигырь юлларына салып җиткергән изге теләкләрне юбиляр күз яшьләре белән кабул итте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина йөз яшьлек Мөхтәрәмә Хәертдин кызы Хәертдинованы туган көне белән шәхсән үз исеменнән генә котлап калмады, ул аңа Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Президентлары Владамир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов, Ютазы районы башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән килгән адреслы рәхмәт сүзләрен дә җиткерде. Карт фронтовикны район ветераннар советы, хатын-кызлар советы, Ютазы авыл җирлеге һәм башлангыч ветераннар оешмасы вәкилләре тәбрик итте, аны шау чәчәккә күмде. Әлбәттә, балалары, оныклары, күрше-күлән дә бер гасырлык акъәбигә кадер-хөрмәтнең зурысын күрсәтте. Чынлап та, фронтовик Мөхтәрәмә Хәертдин кызы Хәертдинованың олуг юбилее барлык район халкы өчен олуг бәйрәмгә әверелде.

Ильмира ГАЛИЕВА                                                                          

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев