Нурга ия Нурия 
Җәмгыять

 Нурга ия Нурия 

 Һәрбер олы кеше хәзерге көненә балачакны узып килә. Аның балачагы нинди булган – бу барлык башлангычларның  башлангычы. Гаиләдән бала балалар бакчасына килә. Бакчада баланың якын дусты да, икенче әнисе дә, киңәшчесе дә, әлбәттә, тәрбияче.

 Сүзем Акбаш авылы «Карлыгач» балалар бакчасында 30 ел тәрбияче булып эшләүче, авылыбызның барлык балаларының икенче әниләре – Нурия Рәсим кызы Нигъмәтҗанова турында. Ә бит ныклап уйлап карасаң, чынлап та, балалар бакчасында сабыйларны өзелеп яратучы, күңеле белән үзе дә сабый булып калучы кешеләр генә эшли аладыр. Нурия Рәсим кызы да шундыйлардан дияр идем. 
 - Балалар бакчасына беренче тапкыр эшкә килгән көнегез исегездәме? – дигән сорау бирдем мин аңа. 
 - Ул көннәрдән соң инде күпме сулар аккан да, ничә генә буын балаларны бакчадан чыгармадым икән. Беренче төркемдә чыгарган балаларым күптәннән үзләре әти-әниләр булып, миңа үзләренең балаларын алып килделәр,  ул балалар да хәзер мәктәпне тәмамлап киләләр, - дип, бакчага беренче ясаган адымнарын, эшкә килгән көннәрен елмаеп искә алды мәкаләбез герое. 
 Ә Нурия ханым, бүгенге көндә дә үз эшенә тугры калып, Акбаш авылы балаларына тәрбия һәм белем бирүен дәвам итә. Иң якын кешеләре – әти-әниләреннән аерылып, беренче тапкыр бакча бусагасын атлап кергән балалар, әлбәттә, борчылмый калмый, елаучылары да була.  Әмма Нурия Нигъмәтҗанованың мөлаем тавышын ишетеп, йөзендәге елмаюын күргәч, балалар үзләре үк елаудан туктый. Ул аларны үз оныкларын сөйгән кебек, кулларына алып тынычландыра, барысына дә тәмле сүзен кызганмый, һәркайсына аерым якын килә. 
 -Минем эшемнең төп бурычы – һәр балада, нинди генә сәләте булуына 
 карамастан, аны күрә белеп, дәвамлы итү. Әлбәттә, бөтен яклап та сәләтле балалар булмый.  Шуңа күрә үз эшемдә мин балаларны нинди дә булса шөгыльгә кызыксындырып, аның дәвамлы шөгыль булуын телим, - дип һәр баласы турында сөенеп сөйли Нуриябез. 
         Шулай үз һөнәренә тугры булган кеше генә бер урында озак еллар хезмәт куя ала торгандыр. 30 ел тәрбияче булып эшләү дәверендә әлеге эш аның һөнәре генә түгел, ә тормыш-яшәешенә әйләнгән. Бу елларда гомерен балалар арасында уздырганга ул бер генә дә үкенми. Бакчадагы балалардан тыш ул ике кызына, 4 оныгына да игътибарын кызганмый. Ул аларның кадерле әнисе, яраткан әбисе. 
     “Һәр һөнәр аны ярату белән бу өлкәдә уңыш китерә”, – дип яза Ж. К. Ирен. Нурия Рәсим кызы да үз һөнәрен яратып башкара, көн дә шул гөнаһсыз сабыйлар янында булу, аларның уй-хисләрен уртаклашып яшәү – үзе зур бәхет түгелме, дип ул балалары янына ашыкты. Ә без, Акбаш авылы халкы нурлы Нуриябез булу белән бик тә бәхетле. 
          Төп эшеннән башка Нурия Рәсим кызы авылда  үтә торган чараларда актив катнашучы, җәмәгать эшләрендә җанын-тәнен биреп, үз киңәшләрен бирүче дә. 
 Дания ВӘЛИӘХМӘТОВА, Акбаш авылы “Ак калфак” башлангыч иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе.


Нет комментариев