Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Онкологик авырулар медицина учреждениеләренә тоткарлыксыз эләгә алачак

Республика территориясендә онкология белән авыручылар ярдәм алу өчен медицина учреждениеләренә керә алалар.

Бу хакта бүген коронавирус йогышы таралуга юл куймау буенча массакүләм мәгълүмат чаралары белән узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

- Районда онкология белән авыручы кешеләр булса, нинди дә булса ярдәм алу өчен, үз районыңнан читкә чыгу, һичшиксез, рөхсәт ителәчәк. Бу бик мөһим медицина ярдәме күрсәтүгә, берәү дә комачаулый алмаячак, - диде ул.

Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министрлыгы, хезмәт министрлыгы һәм волонтерлык үзәге тормыш өчен мөһим булган медицина ярдәмен алу буенча юнәлешләрне үзе кураторлык итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, бүген район башкарма комитет җитәкчесе Аяз Шафигуллин районда яшәүче авыруларны республика клиник хастаханәсенә җибәрү буенча вәзгыятьне үзе контрольдә тотты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев