Балалар иҗаты үзәгендә район укучылары арасында шахмат буенча турнир узды.
Турнирда 47 укучы катнашты. Уен барышында алар тактик һәм стратегик фикерләүдә сәләтләрен, җиңүгә ирешүдә нык торуларын күрсәттеләр. Зурлар төркемендә 1 урынны Эльназ Ямалетдинов (Ютазы мәктәбе) яулады, 2 урында Александр Фомин (Урыссудагы 2 санлы мәктәп), 3 урыннар - Тимур Шабаевта (Ютазы мәктәбе) һәм Иван Майоровта (Урыссудагы 2 санлы мәктәп). Кечеләр төркемендә 1 урынны Владислав Софьин (Урыссудагы 2 санлы мәктәп) яулады, 2 урын - Данил Карпов (Урыссудагы 2 санлы мәктәп), 3 урыннар - Руслан Кунафинда һәм Булат Гусамовта (икесе дә Урыссудагы 3 санлы мәктәптән). Кызлар төркемендә 1 урынны Эвелина Заһретдинова (Урыссу гимназиясе) яулады, 2 урында Радмила Крутикова (Әбсәләм мәктәбе), 3 урыннарда Гүзәл Габдрахманова һәм Азалия Габдулгалиева (икесе дә Әбсәләм мәктәбеннән).
Нет комментариев