Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урал бистәсендә күпфункцияле мәдәни үзәк ачылды

“Авыл клублары” республика программасы буенча 50 тамашачыга исәпләнеп төзелгән учреждениене ачу тантанасы “Ютазы йолдызлары” халык бию ансамбленең “Халыклар дуслыгы” композициясе белән башланды.

     Бәйрәмдә күп санлы кунаклар белән беррәтән, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге вәкиле Гали Габдрахманов катнашты. Башкала кунагы яңа өй туе белән котлап, кыйммәтле бүләк тапшырды. Ә инде бар халык өчен район мәдәният йорты артистлары, иҗат коллективлары, шулай ук Урыссу сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре куйган концерт программасы зур бүләк булды.

Ураллыларның шатлыгы мәдәният йорты ачу белән генә тәмамланмады. Бистәдә фельдшер-акушерлык пункты да яңа учреждениедә эшли башлады. Күпфункцияле мәдәни үзәк белән янәшә урнашкан универсаль спорт мәйданчыгы да үзенең ясалма үләне өстендә беренче уенчыларны кабул итте.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев