Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районында изоляциядә алты кеше кала

Әмма республикада эпидемиологик хәл катлаулы булып кала бирә.

Бу хакта массакүләм мәгълүмат чаралары белән узган видеокиңәшмәдә бүген Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, республика территориясендә киләсе ике атнада кече бизнес чикләүләр белән эшләүне дәвам итәчәк, чикләүләрне хәл яхшыру сәбәпле, 19 апрельдән соң гына алырга мөмкиннәр.

- Бүген республикада эпидемиологик хәл гади генә түгел. Коронавирус белән авыру очракларын даими теркәү бара. Шуңа күрә бу һәм киләсе атнада чикләү чаралары тулы күләмдә эшләргә дигән карар кабул ителде, - дип хәбәр итте Марина Патяшина.

Исегезгә төшерәбез, коронавируска каршы көрәш буенча район оператив штабы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә районда алты кеше үз-үзен изоляцияләүдә тора. Аларга үз торакларын калдырып чыгарга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев