Узган ялларда Ютазы районындагы гаиләләренә тәрбиягә балалар кабул итүче әти-әниләр һәм аларның тәрбияләнүчеләре борынгы Болгар шәһәренә сәяхәт кылды.
Югарыда әйтелгән гаиләләрдән унике бала һәм аларның әти-әниләре уңайлы автобуста тарихи шәһәргә юл тоттылар, анда музейларда һәм борынгы археологик казылмалар урыннарында булдылар. Үсеп килүче буын өчен мавыктыргыч сәфәр опека һәм попечительлек секторы һәм район җитәкчкелеге ярдәмендә оештырылды. Шуны да өстәп әйтергә кирәк, тәрбиягә балалар кабул итүче ата-аналар советы планнарына үз балалары өчен татарның милли бәйрәме - Сабан туен уздыру кертелгән.
Нет комментариев