Төп яңалык рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ютазы районының булачак солдатлары сыналды
Язгы чыкырылышка эләгүче егетләр бүген физик чыдамлыкка сынау узды.
-
Ютазы районында җирле үзидарә хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте
Район башлыгы Рөстәм Нуриев кичә, Муниципаль үзидарә көне уңаеннан, республика тантанасында катнашты.
-
Ютазылылар РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар белән очрашты
Узган атна ахырында, 15 апрельдә, район мәдәният йортында, VII чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлауларда алдан тавыш бирү кысаларында, сайлаучылар кандидатлар белән очрашты.
-
Алексей Абрамовның оныгы бабасының батырлыгын онытмый
Немец илбасарлары белән көрәшкә 1941 елның июль аенда күтәрелгән Алексей Абрамовка беренче бүләген - "Батырлык өчен" медален күкрәгенә беркетергә насыйп булмый...
-
Урыссу бистәсендәге “Элекон”да тәртипне үз куллары белән урнаштыралар
Апрель көннәренең берсендә Пушкин урамы буенча 52 санлы күп фатирлы йортта яшәүчеләр ирекле өмә оештырдылар.
-
Урыссуда “Җылы аяклар” акциясенә нәтиҗәләр ясалды
Кичә Урыссуда сабыйлар йорты өчен бәйләгән балалар "тапочка"лары, пинеткалары җыю буенча «Җылы аяклар" хәйрия марафонына нәтиҗәләр ясалды.
-
Кәрәкәшлеле Рәифә апа Вилданова җырлап яши
Азнакай районында туып-үскән кызның балачагы дәһшәтле сугыш елларына туры килә.
-
Ютазы районы ветераннарында яшәү дәрте ташып тора
Бүген район мәдәният йортында район сугыш һәм хезмәт ветераннары советының отчет-сайлау конференциясе узды.
-
Какылы Күлдә яңа мәдәният йорты булачак
Урыссу авыл җирлегенә кергән Какылы Күл авылында элекке мәдәният учагы урынында 50 урынлык мәдәният йорты стеналары салына башлады.
-
Ютазы районы башкорт нефтьчеләре белән килешү төзеде
Бүген, 7 апрельдә, Ютазы муниципаль районы һәм "Башнефть" акционерлык нефть компаниясе белән үзары файдалы хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
-
Урыссуда утырыш залында экологик ике айлык турында сөйләштеләр
Безнең алда кар астыннан чыккан чүп-чардан арыну гына түгел, яшел агач үсентеләре утырту, юлларны ремонтлау һәм төзү, тулаем авылларда һәм район үзәгендә эстетик тәртип урнаштыру буенча да масштаблы эшләр башкару күздә тотыла.
-
Ютазы төбәге даны еракларга таралсын
Хөрмәтле якташларыбыз, безнең мөхтәрәм аксакаллар! Сезне ихлас күңелдән Ютазы районы оешуының 25 еллыгы белән котлыйм.
-
Тукай исемендәге җәмгыять базасында бүген күрсәтмә техник карау узды
Чарага җыелган район агросәнәгать предприятиеләренең баш инженерлары алдында чыгыш тоткан Ютазы районы буенча Дәүләт техник күзәтчелек органының баш инспекторы Назыйм Рәкыйпов үзйөрешле машиналарны, аларга тагылмаларны техник таләпләр буенча гына түгел, хезмәт куркынычсызлыгы шартлары буенча да уздыру тәртибен тагын бер кат искәртте.
-
Ютазыда торак өчен бурычлыларга фатирлар кадерлеме
Районда торак-коммуналь хезмәтләр өчен даими түләмәүчеләргә карата тагын да катгыйрак тәэсир итү чаралары кулланыла башлады.
-
Урыссуда яшәүче Нәфисә апа Закированың тормыш юллары шигырь юлларында
Шушы көннәрдә тормышының туксанынчы язын каршы алган Нәфисә Зарип кызы Закировадан "Озын гомер кичерүнең сере нидә?", дип сорадым. "Хәрәкәттә!", - дип җавап бирде чал чәчле юбиляр.