Ютазыда торак өчен бурычлыларга фатирлар кадерлеме
Районда торак-коммуналь хезмәтләр өчен даими түләмәүчеләргә карата тагын да катгыйрак тәэсир итү чаралары кулланыла башлады.
Хәер, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вәдигуллин рәислегендәге бурычлылар белән көрәш буенча комиссия андый максат куймый.
- Комиссиянең бурычы - ваемсыз затларга болай туктаусыз дәвам итәргә мөмкин түгеллеген аңлату, - дип ассызыклады Вәдигуллин. - Бурычлары артуына карамастан, гаилә башлыклары эшкә урнашырга һәм җыелган сумманың бер өлешен генә булса да капларга тырышмыйлар. Димәк, аларга фатирлары кадерле түгел. Шуңа күрә идарә оешмалары белән берлектә даими түләмәүчеләрнең фатирларын мәҗбүри алыштырту алыш-бирешен ясатуны тормышка ашырырга карар ителде. Һәм бу башка потенциаль "фатирларыннан чыгарылучылар" өчен сигнал булырга тиеш.
Идарә оешмалары мәгълүматлары буенча, узган елда мәҗбүри алышуның өч сделкасы ясалган. "Восток" торак милекчеләре ширкәтенең ике фатирында яшәүчеләр торакларын авыллардагы йортларга алыштырган. Бурычларын алыш-бирешнең икенче ягы түләгән. Идарә оешмасы "Маяк" ТМШ булган бер ике бүлмәле фатир бер бүлмәлегә алыштырылган. Идарә итү компаниясенең тагын бер фатиры бурычлары да шундый ук юл белән капланган. Әҗәт суммасына килгәндә, алар 140, 106, 61 һәм 28 мең сум тәшкил иткән.
Агымдагы елда "Восток" ширкәтенеке булган тагын бер фатир шундый механизм белән алыштыруга әзерләнә. Бурычлыларга фатир кирәкме икән? Әлеге риторик сорауга, әлбәттә инде, уңай җавап кайтарылыр. Түбә һәм ризык һәрвакыт кирәк. Алардан башка кеше беркем дә түгел, ягъни, исеме билгесез. Шуңа күрә тормыштан җиңел атлаучыга, миңа - барыбер, дип яшәүчегә түбәндәгеләрне киңәш итәргә була: соңыннан башны чигәләрдән тотып утырмас өчен, акылга килергә вакыт. Өстәвенә, мондый гаиләләрнең күпчелегендә әле кече яшьтәге балалар тәрбияләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев