Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Төп яңалык

Какылы Күлдә яңа мәдәният йорты булачак

Урыссу авыл җирлегенә кергән Какылы Күл авылында элекке мәдәният учагы урынында 50 урынлык мәдәният йорты стеналары салына башлады.

Әйе, районның күркәм урынында урнашкан авылның иске клубы үзенә җәлеп итеп тормый иде. Яңа мәдәният йорты республиканың күп функцияле үзәкләр төзү программасы буенча тергезелә. Эшләрне Урыссу бистәсенең яңа микрорайонында балалар бакчасын төзегәндә үзен яхшы яктан күрсәткән җирле төзелеш компаниясе алып бара. Автоном котельный каралган авылның мәдәният йорты мәйданы - 180 квадрат метр тәшкил итә. Биредә китапханә дә урнашачак. Гомуми мәйданы 1344 квадраттан аз гына артык тәшкил иткән мәдәният йорты территориясендә автомашиналар тукталышы өчен дә, чәчәк түтәлләре өчен дә урын булачак. Инфраструктура үсеше бүлеге хәбәр итүе буенча, мәдәният йортын файдалануга тапшыру августта планлаштырыла.

- Безнең җирлеккә быел уңай туры килде, - ди Урыссу авыл җирлеге башлыгы Резеда Мөхәммәтҗанова. - Иске Урыссу авылында мәдәният йортына капиталь ремонт уздыру тәмамлануга якынлаша - әлеге эшкә республика 2 миллион 140 мең сум бүлеп бирде. Какылы Күлдә мәдәният йортын төзүдән тыш, модульле фельдшер-акушерлык пункты төзү каралган: нигез салу буенча эшләр майда башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев