Тукай исемендәге җәмгыять базасында бүген күрсәтмә техник карау узды
Чарага җыелган район агросәнәгать предприятиеләренең баш инженерлары алдында чыгыш тоткан Ютазы районы буенча Дәүләт техник күзәтчелек органының баш инспекторы Назыйм Рәкыйпов үзйөрешле машиналарны, аларга тагылмаларны техник таләпләр буенча гына түгел, хезмәт куркынычсызлыгы шартлары буенча да уздыру тәртибен тагын бер кат искәртте.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш инженеры Азат Мәхмүтов әлеге чараны уздыру инженер-техник хезмәт вәкилләренең беренче бурычы дип атады. Көннең икенче өлешендә белгечләр тукайлыларның язгы-кыр эшләренә әзерләгән тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник тикшерүдә катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев