Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңартылган поликлиникада – яңа тормыш

Бүген Урыссуда үзәк район хастаханәсе поликлиникасы республика программасы буенча капиталь ремонттан соң ачылды.

Татарстанда медицина учреждениеләре төзү, аларны капиталь ремонтлау һәм камилләштерү буенча республика программасы кысаларында яңа күлмәк килгән поликлиниканы ачу тантанасына җыелган урыссулыларны, кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина сәламләде. Сүз уңаеннан, быел Урыссу район үзәк хастаханәсе поликлиникасының 1200 квадрат метр мәйданы капиталь ремонтланды. Бу эшкә республика бюджетыннан 27 миллион сум акча бүлеп бирелде. Җирле власть ике миллион сумга якын иганә ярдәме күрсәтте. Район баш табибы Светлана Шакирова, иң беренче чиратта, үз хезмәттәшләренә бик тә рәхмәтле булуын әйтми кала алмады. Биредә тормыш параллель режимда дәвам итте – төзүчеләр үз эшен башкарды, докторлар авыруларны кабул итте. Төзүчеләрдән калган тәртипсезлек эш сәгатеннән соң юк ителде. Әлбәттә, беркемгә дә җиңел булмады. Аның каравы, поликлиниканың беренче каты, хатын-кызлар консультациясе, функциональ хезмәт урнашкан блоклар бүген заман таләпләренә җавап бирә – яңа керү группалары һәм ишекләр, тигез идәннәр һәм түшәмнәр, инфраструктура, уңайлы урындыклар, күзәтү камералары белән җиһазландырылган сак хезмәте һәм, ниһаять, якты дизайн – барысы да халык өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев