Кәрәкәшле авыл җирлегенең Ак-Чишмә авылында яшәүче Вәлиевларның ишле гаиләсен барып күргәч, моның кешелек кыйммәтләрен тергезүче тере проект икәненә янә бер кат инанасың.
Баксаң, шәһәр ыгы-зыгысыннан тыш та үзеңне табарга була икән. Гадилектә һәм яраткан эштә, хезмәт һәм иҗат итүдә. Демография һәм авылны тергезү турында сөйләгәндә, без гадәттә коры саннар белән эш итәргә яратабыз. Әлеге язмабыз каһарманнары ашкынып заман белән бергә атлаучы бүгенге көн кешесенең тормыш кануннары турындагы карашларыбызны астын өскә әйләндерә.

Баласызлактан – ишле гаиләгә
Екатерина Викторовна белән Руслан Фәрит улы Вәлиевларның тарихы – барысы да Аллаһ кулында дигән гыйбарәне тулысынча аклый. Яр Чаллыдан завуч булып эшләүче педагог һәм аның тормыш иптәше биш ел дәвамында әти-әни булырга хыяллана. Бу очракта медицина да көчсез була. Әмма могҗиза стерильләштерелгән лабораториядә түгел, ялгыз яшәүче ханым, ветеран-педагог Роза Витальевнаны сыендырган өйләрендә көтә аларны.

Чит кеше турында хәстәрлекне үз иңнәренә алган Вәлиевлар гаиләсендә күк капусы ачыла. Бер-бер артлы дүрт уллары туа. Тарихның беренче һәм иң мөһим сабагы бу: изгелек артыгы белән әйләнеп кайта. Бүген аларның йортында дүрт малай үсә: 14 яшьлек Лева - сигезенче, 12 яшьлек Родион – алтынчы, 10 яшьлек Назар – дүртенче һәм 8 яшьлек Оскар икенче сыйныфта укый. Әти белән әни Ходай үзләренә кыз бирмәячәген аңлагач, гаиләсе баш тарткан кызчыкны тәрбиягә алырга карар итә.
Алга китеп, шуны билгеләп үтик, бүген Вәлиевлар ике кызчык – 4 яшьлек Катюша белән 3 яшьлек Олесяны тәрбияли. Һәм бу гаилә архитектурасы мәхәббәт һәм үзара туганлыкка корылган. Бу гаҗәеп гаиләнең үткәненә күз салыйк. Гаилә башлыгын Октябрьский шәһәренең протестант чиркәвенә рухани итеп тәгаенләгәч, алар авылда йорт эзли башлый. Бик күп җирдә булалар. Һәм менә алар Ак-Чишмәдә. Машинадан төшкәч, әле ул вакытта исән булган Роза Витальевна кистереп әйтә: мин моннан беркая да китмим. Бу урын барысына да ошый.
Вәлиевларча мәгариф
Профессиональ педагог буларак, Екатерина Викторовна үз йортында керткән педагогика системасы аеруча игътибарга лаек. Малайлар үз йортларында белем ала, әмма бу өйдә генә утыру түгел, интенсив акыл фитнесы. Көн саен китап битләрен күчереп язу системасы сүзләрне тел-теш тидермәслек дәрәҗәдә дөрес, белемле язуга һәм истә калдыруга китерсә, фәннәрне блоклап өйрәнү (мәсәлән, бер еллык биологияне 8 көндә үзләштерү) – бу юкны бушка аудару түгел, югары дәрәҗәдәге нәтиҗәлелек. Өлкән уллары Лева бер елдан соң ОГЭны 100 баллга тапшыру максаты куйган.
- Мөстәкыйль, репетитор ярдәменнән тыш, дәүләт имтиханнарына әзерләнә аласың икән, - дип аңлаткан әнисе улына, - һәр имтихан өчен унар мең сум акча алачаксың. Дәүләт имтиханнарына әзерләнүне тулысынча үз иңеңә алсаң.
- Димәк, 40 мең сум минеке, - дип, төпле ышаныч беләнме, әллә үз көченә артык нык ышаныпмы (анысын вакыт күрсәтер), сүз биргән улы әнисенә. Шунысы игътибарга лаек, дәрәҗәле IT-юнәлеш сайлый алырлык үсмер үзен башлангыч сыйныф укытучысы итеп күрә. Мәктәпләрнең берсендә шундый кырыс тормыш мәктәбе үткән ир-егет-педагог пәйда була икән, бу теләсә кайсы район яисә төбәкнең мәгариф системасы өчен бүләк булачак.

Икътисадтан алып, тәртипкә кадәр хезмәт десанты
Яшьтәшләре гаджетларда утырганда, Вәливларның малайлары агрокәсепне үзләштерә. Биредә “очраклы акчалар” дигән төшенчә юк. Мәсәлән, Лев белән Назар йорт куяннары асрый. Лева, шешколакларның токымнарын өйрәнеп, иске читлекне ремонтлаган һәм мавыгуны табыш чыганагына әверелдергән. 4500әр сумга ата һәм ана куян сатып алган. Куяннарны парлаштыра, үрчетә һәм балаларны интернет аша сатып җибәрә. Бу хезмәт хакы гына түгел, бу буш урында эшкуарлык эшчәнлеген башлау. Назарда куяннарның башка токымнары, ул шулай ук тавыклар сатып алган, йомырка сата.

Өстәвенә, ул уйлап табучы да әле: нәрсәнедер сүтеп-кору, эш коралларын оста куллану – аныкы инде менә. Малайлар үзаллы бәләкәй йортлар, штаблар төзи, утын әзерли – кисә, яра, өя. Ихаталарында терлек – кәзә, сарыклар, үрдәк-тавыклар бик күп. 50 сотый тәшкил иткән биләмәләренең саллы гына мәйданы печәнлеккә бүленгән. Гаилә башлыгы чабу өчен трактор куллана. Тезмәләрне әйләндерү, киптерү, җыю, арбага төяп, сарайга кертү – барысы да малайлар эше. Аннары, һәр малайның үзенең түтәле бар, алар анда нәрсәдер утырта, утый, тәрбияли, уңышын җыеп ала.
Печән чабу, утын әзерләү, мал карау – коллык түгел (шәһәр халкы шулай дияргә ярата), табигый зарурлык. Бу гаиләдә йортка муллыкның очраклы гына килмәвен аңлап эш итәләр. Шунысы кызык, биредә ял сәгатьләре дә иҗат итүгә корылган. Атышлы уйнау тыелу, көчләү күренешләре булмаган фильмнар гына карау, “төзелешле”, иҗат итешле уйнау фикерләү сәләтен арттыра, дөньяның буталчыклык өчен арена түгел, тоташ проект икәнен аңлата.
«Аларсыз ничек яшәдек икән?»: тәрбиягә алынган кызлар феномены
Бу тарихның аерым, иң дулкынландыргыч өлеше - бәләкәй Катюша һәм Олесяның пәйда булуы. Тумыштан килгән авырулары булган кызларны тәрбиягә алу теләсә кайсы гаилә өчен каршылык була алыр иде. Әмма Вәлиевлар курыкмаган. Екатерина Викторовна аларны газиз балалары кебек ярата алмам дип куркуын яшерми дә.

Әмма мәхәббәт килә. Чып-чын, уртак мәхәббәт. Көнкүрештәге хот-догка бәйле дулкынландыргыч очрак. Әтиләре кайчак балаларын гомуми кулланылыштагы ниндидер ризык белән сыйлый. Барысына да берәр хот-дог алган ул. Олеся үзенекен машинада ук ашап куйган. Өйгә кайтып, ризыкны өстәлгә куйгач, һәркайсы үзенекенә үрелгән. Олеся да кулын сузган. Әмма хот-дог җитмәгән. Кызчык, йөгереп барып, әнисенең итәгенә башын төрткән. Өлкән абыйсы Лева, моны күреп калып, сеңлесен кулыннан алып, сиңа тагын кирәк идемени дип сораган.
Һәм үз өлешен сеңлесенә биргән. Тегесе аны кочаклап алган: «Лева-Левочка!» Бу эчкерсез күренеш йөзләгән педагогика алымнарыннан көчлерәк. Бу тәрбия түгел, бу күңел авазы. Малайлар: “Алардан башка ничек яшәдек икән?” -дигәндә, алар олы кешеләрдә дә сирәк очраучы эмпатия дәрәҗәсен күрсәтә. Бу бәләкәй авылда яшәүчеләр исә әлеге хезмәт сөючән гаиләнең аларның картаеп барган, әмма гүзәл авылларына җан өрүенә шатланып туя алмый. Ак-Чишмәгә алар белән бергә көч-дәрт, тормыш итәр өчен, кеше үзен тере итеп хис итсен өчен кирәк илһам килгән.
Көн күрү механизмымы яисә бәхет сереме?
Ирле-хатынлы Вәлиевлар гаҗәеп тәңгәллек тапкан. 3-4 айга бер тапкыр Руслан Фәритович йорт мәшәкатьләрен үз иңенә ала, хатынын Кырымга, диңгезгә, Мәскәү яны шәһәрләренә көч җыярга җибәрә. Стратегик алым бу. Әни кеше – гаиләнең тормыш итәр өчен кирәкле илһам чыганагы, барысына да һәм озакка җитәр өчен ул ул яңарып торырга тиеш. Аларның Ак-Чишмәдәге тормышы - цивилизациядән качу түгел, аңлы рәвештә сыйфат ягын сайлау. Үсмерләрдә смартфоннар булмау – тыю түгел, мәшгульлек нәтиҗәсе: аларның кул кушырып утырырга вакыты юк. Алар Аллаһның барлыгына, берлегенә ышана, альтернатив хезмәткә әзерләнә һәм киләчәккә планнар кора.

Сүз ахырында
Вәлиевлар гаиләсе – бүгенге куллануга корылган җәмгыятьнең кире үрнәге. Аерылышулар гадәти күренешкә, балалар авыр йөккә әверелеп барган дөньяда Екатерина белән Руслан күпбалалылыкның мәшәкать түгел, мөмкинлек булуын раслый. Авылның уңайлы һәм мул була алуын. Акчаның максат түгел, үсеш чарасы булуын. Бу гаиләгә карап, шуны аңлыйсың: илебезнең киләчәге булсын өчен авылларыбызда шундый аек фикерле “бәхет утраучыклары” күбрәк булырга тиеш. Аларның тәҗрибәсе Их опыт достоин изучения на федераль платформаларда өйрәнүгә лаек, балалары исә – дистә елдан соң төбәгебезнең генә түгел, тоташ илебезнең икътисадын һәм мәдәниятен тудыра алырлык алтын хәзинә.
Нет комментариев