Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

2021 елның яңа кешесе

2021 елда Урыссу  бала тудыру йортында туган беренче сабыйның әти-әниләрен район башлыгы котлады

20 гыйнварда  Урыссу бала тудыру йортыннан 2021 нче елның беренче гражданын тантаналы рәвештә өенә озаттылар.
2021 елда туган беренче ир балага Әмир дип исем кушалар. Бу матур һәм шатлыклы вакыйга Алабакүл авылында яшәүче Зөлфия һәм Самат Имамовлар гаиләсендә булды. Әмир  - быел Урыссу бистәсенең бала тудыру йортында туган беренче бала.

Һәр бала үз бәхете белән туа, диләр. Бала туу-ата-аналар, әби-бабайлар өчен һәрвакыт бәхетле һәм шатлыклы вакыйга. Кечкенә Әмир дә бәхетле, сау-сәламәт бала булып үссен, әти-әнисенә тәүфыйклы бала булсын. .
2021 елның 16 гыйнварында бала тудыру йортында яңа кеше – кечкенә Әмир, Россия Федерациясе гражданины, районның яңа кешесе, 2021 елда район үзәгендә  беренче сабый дөньяга килә. Биш көннән соң район хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә яңа туган сабыйга һәм аның әти-әниләренә беренче документ – туу турында таныклык тапшырылды.
Әмиргә исемне әти-әнисе сабый дөньяга килгәнче үк сайлап куйган булган.Әмир-гаиләдә икенче бала, энесен каршыларга дип килгән 1,7 яшьлек Ислам инде гаиләдә өлкән абый булды.
Яшь әти-әниләрне дәрәҗәле кунаклар – Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, дәвалау буенча баш табиб урынбасары Илнур Вилданов, ЗАГС бүлеге мөдире Гүзәлия Фәхретдинова сәламләде һәм котлады.
Изге теләкләр белән беррәттән, Аяз Әдип улы сабыйның әти-әнисенә Республика Президенты Р.Миңнехановның һәм шәхсән үз исеменнән котлау хатын тапшырды.
Имамовлар бала тудыру йорты хезмәткәрләренә һөнәри осталыклары һәм игелекле булулары өчен рәхмәт белдерде, котлаучыларга рәхмәт әйтте, ә табиблар исә, киләчәктә  аларның кыз бала артыннан килүләрен көтәбез, диде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев