Урыссулылар космонавтика көнен – кешенең галәм киңлекләренә беренче тапкыр очуына 60 ел тулуны билгеләп үттеләр.
Урыссуның оборона билгеләнешендәге предприятиесе булган, машина төзелеше өчен генә түгел, авиация һәм космос тармагы өчен дә продукция җитештерүче «Электросоединитель» акционерлык җәмгыяте территориясендә Космонавтика көненә багышланган чара узды. Бәйрәм чарасын яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге оештырды. Репродуктордан тирә-якка җыр агыла: «Беләсезме, ул нинди егет иде?» , "Мин - Җир"... Әлеге җырлар күптәннән, ватандашыбыз Юрий Гагарин тәүгеләрдән булып галәмгә очкан вакыттан ук совет чорының символына әверелде. Бу вакыйга бүген дә безнең йөрәкләребездәге барлык кыю уй һәм максатларны тормышка ашыра алган, кешелекнең чиксез мөмкинлекләренә ия булган илебез белән горурлык хисләре уята.
Әлеге фикерләр «Электросоединитель» җәмгыяте генераль директорының икътисад буенча урынбасары Рамил Хисмәтуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина чыгышларында да яңгырады.
Чара ахырында тынычлык һәм чисталык төсе символы булган ак күгәрченнәр һәм ак шарлар күккә күтәрелде. Һәм... җыр сүзләре белән әйтсәк, күңелне җиңел дә, борчулы да хисләр биләп алды: без могҗизалы чорда яшибез - мөмкин түгел кебек тоелган күп нәрсә мөмкингә әверелде, безгә башка дөнья киңлекләре үз ишекләрен ачты…
Роза ИСКӘНДӘР
Нет комментариев