Акбашлылар су мәсьәләсен хәл итә
Көн кадагында

Акбашлылар су мәсьәләсен хәл итә

Акбаш авыл җирлегендә бүгенге көндәге төп мәсьәлә - эчә торган су мәсьәләсен хәл итү.

Бу хакта авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Синәгатуллина район җитәкчелегенең акбашлылар белән булган очрашуы вакытында хәбәр итте.
- Районның матди ярдәме белән без өч чишмәдә суүткәргечләрдәге тоташтыргычларны алыштырдык, торбаларны яңарттык. Дүртенче чишмәне эшләтеп җибәрдек. Бүгенге көндә чишмә суларын җыю өчен каптаж эшләп килә, шулай ук аларның да шудырткыч бикләрен алыштырдык. Су авылга үз агымы белән, биш чакрым үтеп килә, - дип билгеләп үтте җирлек башлыгы.
Акбаш - күркәм, үзенчәлекле авыл. Ул һәрвакыт төзекләндерелеп, яңартылып  тора. Мәсәлән, җирлектә 800 данәдән артык үсенте утыртылган. Авыл халкы зиратны тәртипкә китерүдә дә, авылны чистартуда һәм ямьләндерүдә дә катнаша.
Мәктәп урамы буенча юлга асфальт җәю, Үзәк урамы буенча җәяүлеләр өчен юл ясау, интернетның начар эшләве, зәңгәр ягулык сыйфатының тиешле таләпләргә туры килмәве, авылның үзәк урамы буйлап уза торган зур юлга тизлек акрынайткычлар урнаштыру, шәхси хуҗалыкларны фураж ашлыгы белән тәэмин итү, шулай ук куелган коймаларның металл баганаларын урлау очраклары булу - акбашлылар очрашуда күтәргән сораулар менә шулар. Сорауларның барысы да район җитәкчелеге игътибарына алынды.
Үзара салым программасы буенча эшләрне гамәлгә ашыру турындагы фикер алышу тиешле хезмәт җитәкчеләре белән буласы алдагы очрашуларда каралачак.
- Үзара салым программасын финанслау буенча республикадан килгән акчаның 80 проценттан артыгын район инде кабул итеп алды, - дип ассызыклады район башлыгы.
Роза Искәндәр

 

 


Нет комментариев