Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Алар хәзер Рәсәйнең тулы хокуклы гражданнары

Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин тантаналы шартларда 14 яше тулган егет һәм кызларга паспортлар тапшырды.

- Элек паспортны 16 яшьтә ала идек, - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы тантана сәбәпчеләренә. – Сезгә – 14 яшь. Бу дәүләтебезнең бүгенге көн  яшьләренә ышануы турында сөйли. Илебез тарихында авылларда паспорт бирелмәгән чорлар булган. Документсыз кеше шәһәрдә эшкә урнаша да, укырга керә дә алмый... Паспорт алу белән сезнең алда киң мөмкинлекләр ачыла. Шул ук вакытта сез ата-аналарыгыз, җәмгыять алдында җаваплылык тоярга тиеш. Тормышыгыздагы истәлекле көн белән котлыйм. Мин шуңа ышанам, сез бездән күпкә яхшырак  һәм тулысынча  сезгә таянып була. Туган ягыгызны беркайчан да онытмагыз һәм Рәсәй Федерациясе гражданины исемен горур йөртегез.

Ютазы районының мактаулы гражданины, депутаты Сәгадәтулла Төхбәтуллин да балаларга үз теләкләрен җиткерде. Ул кыскача гына илебезнең үткәне, яшьләр алдында торган бурычлар, бүгенге көндә алар алдында торган зур мөмкинлекләр турында сөйләде.

Балаларга тапшырылган истәлекле бүләкләр һәм Эдуард Марченконың җырлы сәламләве балалар күңеленә хуш килде.

Рәсәй гражданины булу - ул илеңнең тарихын белү һәм хәтерләү, аның бүгенгесен аңлый, гамәлдәге кануннарны үти һәм дәүләт символларына хөрмәт белән карый торган кеше булу дигән сүз. Егет-кызларга паспорт тапшыру тантанасында шушы фикер яңгырады. Ә алар бүген, чыннан да, бик җитди һәм тыйнак. Бу аңлашыла да, чөнки алар хәзер Рәсәйнең тулы хокуклы гражданнары.

Роза ИСКӘНДӘР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев