Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Алар табигатебез сагында тора

Шушы көннәрдә Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре район мәдәният йортында үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Тантана Бөгелмә урман хуҗалыгы оешуга 90 ел тулуга багышланды. Ютазы участок урманчылыгы да әлеге оешма бүлекчәләренең берсе булып тора. Район җитәкчелеге исеменнән урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов котлады. Бөгелмә урманчылыгы җитәкчесе Гөлнара Мөхәммәтханова  хезмәттәшләренә ихлас теләкләрен җиткерде. Район мәдәният йорты артистлары бу чарага күтәренке кәеф һәм бәйрәм рухы өстәде. Урман хезмәткәрләрен хөрмәтләү җыр-биюләр белән аралашып барды.

Әлеге өлкәдә эшләүчеләр үзләрен башка эшчәнлектә күз алдына да китерә алмыйдыр, мөгаен. Урман аларның тормыш рәвешенә әверелгән. Урманчылар яшеллеккә күмелгән дөньяның халык байлыгы булуын, һәр агач-куакның кешелекнең “үпкәләре” икәнен яхшы аңлый һәм аның хакында барысын да белә. Урман хезмәткәрләре өчен иң авыры – янгыннар. Чөнки ут телләре санаулы мизгелләр эчендә күп еллык хезмәтне юкка чыгара. Шуңа күрә тантанага килүчеләр халыкны безне чолгап алган яшеллеккә карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга өндәде. Әйе, урманнарның тирә-як мохитыбызга йогынтысы бәяләп бетергесез. Агачлар җирне һәм туфракны артык кибүдән, ярыклар барлыкка килүдән, туфракның өске катламы ашалуыннан саклый. Җирнең биек, текә өлешләренә, калкулыкларга нарат, чыршы һәм башка агачлар утырту туфракның ишелүен, аның юкка чыгуын кисәтә.

Җәйнең елдан-ел эсселәнә баруын истә тотып, торак пунктларны яшел үсентеләр белән тәэмин итү мөһим социаль бурыч булып тора. Безнең урман хуҗалыгы хезмәткәрләре әлеге бурычны җиренә җиткереп башкара. Боларның барысына да бәя биреп, элекке дәверләрдә әби-бабайларыбызның үз яшәгән урыннарына ни өчен тирәкләр һәм чаганнар утыртуы аңлашыла да. Чөнки әлеге талымсыз агачлар тиз үсә. Әмма вакыт узу белән бу агачлар картая, төптән чере башлый. Шуңа күрә елның яз-җәй айларында әйләнә-тирәне мамыкка күмеп утыручы агачларны кисү мәсьәләсе килеп туа. Нәтиҗәдә, торак пунктларда, акрынлап, яшеллек кими барган.

Соңгы берничә елда Урыссу бистәсендә яңа утыртылган агачлар,  көч туплап, ныгып, үсеп киләләр. Әйе, күпмедер дәрәҗәдә әлеге агачлар - безнең яклаучыларыбыз һәм таянычыбыз. Мәдәният йортында билгеләп үтелгән бу бәйрәмдә нәкъ менә шушы ныклыкны, чисталыкны, яшеллекне  тәэмин итүчеләр хөрмәтенә  котлаулар һәм изге теләкләр яңгырады.

Роза Әхмәдиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев