Ютазы таңы

Ютазы районы

Рус Тат
Актуаль

Алар туган җирләренә тугры калган

Алма-Ата авылында яшәүче Зөлфия һәм Марат Абдуллиннар өчен көтелмәгән куанычлы вакыйга булды - аларны котларга район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин килде.

Әлеге яшь ханымны күргәч, аның авыл хуҗалыгында 30 еллык хезмәт юлы бардыр, дип әйтеп тә булмый. Зөлфия Абдуллина нәкъ менә шул гомер бүгенге көндә «Альберт Вафауллин» крестьян-фермер хуҗалыгы исемен йөртүче хуҗалыкта эшли. Хисапчы булу өстенә, ул әле кадрлар бүлеге инспекторы вазыйфасын да башкара.

- Ирем тумышы белән Ютазы авылыннан, - ди Зөлфия Абдуллина. - 1989 елда ул армиядән кайтты да машина йөртүче булып эшкә урнашты һәм бүгенге көнгә кадәр шул эшен дәвам итә. Баштарак  Алма-Ата «Ждановский» совхозы бүлекчәләренең берсе иде. Сүз уңаеннан, бу совхозга  Акбаш, Керкәле һәм Еновка авыллары да керә иде. 1990 елларда совхоз эреләндерелде һәм безнең бүлекчә 1998 елда хокукый статусын үзгәрткән «Алма-Ата» күмәк хуҗалыгы дип атала башлады. Шул вакыттан бирле биредә «Альберт Вафауллин» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Ирем КамАЗ шоферы булып хезмәт куя.

1992 елда яшьләр гаилә корып җибәрә. Шулай итеп, быел аларның иңгә-иң куеп бергә гомер итүләренә дә 30 ел тула. Абдуллиннар  бергәләп йорт салып кергәннәр, ике ул үстергәннәр, сыер, мал-туар, кош-корт асрыйлар. Зөлфия үзе Алма-Ата авылында туып-үскән. Ә табигать монда искиткеч матур. Әйе, ул районыбызның шушы гүзәл почмагында дөньяга килгән, үскән һәм язмышын да туган җире белән бәйләгән. Абдуллиннар гаиләсе турында хуҗалык җитәкчесе Альберт Вафауллин яхшы фикердә. Ул горурлык хисе белән аларны җирнең тугрылыклы уллары, дип атый. Гаилә башлыгы Марат Мирзаһит улы белән очрашыр өчен безгә арпа суктырылучы басуга барырга туры килде. Менә бункеры ашлык белән тулган комбайн янына КамАЗ машинасы килеп туктады. Аның кабинасыннан, артык игътибардан бераз уңайсызланып, Марат Абдуллин чыкты. Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин тантана сәбәпчесенә изге теләкләрен юллады һәм аңа «Ютазы районына 30 ел» медален, авыл хуҗалыгы тармагында күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт хатын тапшырды. Аңа районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов һәм крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Альберт Вафауллин да кушылды.

Ә Зөлфия Абдуллинага лаеклы бүләкне тапшыру хуҗалык идарәсендә, аның хезмәт урынында узды. Аяз Шәфыйгуллин, аның район эшчәнлегенә зур өлеш кертүен ассызыклап, чәчәк бәйләме, рәхмәт хаты һәм юбилей медале тапшырды.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Фото:http://yutazy.ru/photo/oni-ostalis-verny-selskomu-khozyaystvu

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев