Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Архитектор булырга хыялланучы пианиночы

Урыссу балалар сәнгать мәктәбендә, һичшиксез, талантлы балалар гына укый.

Әмма алар арасында үзенчәлекле бер малай бар. Ул пианинода уйнау остасы Данияр Шәрипов. Фортепиано бүлегендә бары өч кенә ел укуына карамастан, ул һәркемне таң калдырырлык искиткеч нәтиҗәләргә ирешкән. Данияр берничә тапкыр район, республика, төбәкара, бөтенрәсәй һәм халыкара конкурслар лауреаты, үз яшь төркемендә иң күп дипломнар һәм грамоталар иясе.  

Әлеге талантлы пианиночы турында белгәч, мин аның белән якыннан танышырга булдым. Музыка сыйныфына килеп керү белән, елмаеп торган ханымны һәм җитди кыяфәтле тыйнак кына укучыны күреп алдым. Фортепиано дәресләре укытучысы Әлфия Мөгътәбәр кызы мине җылы караш һәм ачык йөз белән каршылады. Шулай итеп, без таныштык.

Минем сорауларга Данияр өлкәннәрчә, төгәл итеп җавап бирде.

- Данияр, син күптәннән музыка белән мавыгасыңмы?

- Мин музыканы, мөгаен, туганнан ук яратамдыр.

- Конкурсларда чыгыш ясаганда нинди хисләр кичерәсең?

- Дулкынлану хисе.

- Ә синең хыялың бармы?

- Минем архитектор буласым һәм үземнең туган бистәмне тагын да матурлыйсым килә, - дип җавап бирә яшь талант иясе.

Данияр Урыссуда туган, яхшы гаиләдә тәрбияләнә. Урыссу башлангыч мәктәбенең 4 сыйныфында укый, муниципаль олимпиадаларда катнаша һәм урыннар ала. Гомумән, уку аңа җиңел бирелә.

Ул дөньядагы бар нәрсә белән кызыксына, һәр яктан сәләтле бала. Музыкадан тыш, каратэ, инглиз теле, рәсем ясау һәм конструкцияләү белән дә шөгыльләнә. Биналарны, аларның архитектурасын күзәтергә ярата. Урыссуда башка илләрдәге кебек йортлар төзергә хыяллана. Әти-әниләре исә Даниярны барлык башлангычында да хуплыйлар, улларын тәрбияләүдә актив катнашалар.

- Әтисе өйдә гитарада һәм синтезаторда уйный, һәвәскәр музыкант. Данияр да, әтисеннән күреп, кечкенәдән үк музыка белән кызыксына башлады. Ул көйне җиңел, тиз тоемлый. Өйдәге барлык уен коралларында уйнап, тиз арада көй чыгара иде. Музыка мәктәбенә бирүләрен үзе сорады, ноталарны өйрәнергә теләде. Тагын әле ул хайваннарны бик ярата, сукбай этләр һәм мәчеләр өчен махсус приют төзү турында хыяллана, - дип сөйли малайның әнисе Люзия Шәрипова.

  Өч ел элек Данияр балалар сәнгать мәктәбендә укый башлаган. Һәм  беренче очрашуда ук фортепиано укытучысы Әлфия Мөгътәбәр кызы Камалиевада яхшы тәэсир калдырган.

- Данияр минем иң талантлы укучыларымның берсе. Балалар сәнгать мәктәбенә аны әнисе алып килгән иде. Мәктәптәге сыйныфлар буенча күзәтү экскурсиясеннән соң, ул пианинода уйнап карарга рөхсәт сорады. Һәм, әле ноталарны белмәсә дә, уен коралы янына утырып, 7 сыйныфта өйрәнелүче әсәрдән өзек башкарды. Бу минем өчен бик тә гаҗәп тоелды, чөнки Данияр көйне ишетү сәләте аша пианинода башкарып чыкты. Менә шул вакытта мин аның үзенчәлекле бала икәнлеген аңладым.  Сентябрь аенда минем сыйныфка укырга килгәч, шатлыгымның чиге булмады! Чөнки сәләтле бала - һәр укытучы өчен  кыйммәтле табыш ул, - ди Әлфия Камалиева.

Әлфия Мөгътәбәр кызы хезмәттәшләре һәм укучылары арасында зур ихтирам казанган мөгаллимә. Аның тәрбияләнүчеләре төрле бәйгеләрдә һәм фестивальләрдә даими катнашып, лаеклы урыннар ала. Педагог үз укучыларына күңел нурын бирә, һәркемгә шәхси якын килә белә һәм балалар аны шуның өчен ярата да. Ул Даниярны хезмәт сөючән, җаваплы, дөрес тәрбия алган бала буларак тасвирлый.

- Дәресләрнең беренче көннәреннән үк Данияр укуда зур уңышларга иреште. Берничә ай уку дәверендә без аның белән 2 сыйныф өчен катлаулы әсәр әзерләдек һәм Казанга халыкара конкурска киттек. Бу 1 сыйныф укучысы өчен зур алгарыш иде. Ул лаеклы урын алды, 2 дәрәҗәдәге лауреат булды. Әлеге тәүге уңышы аны тагын да канатландырды һәм музыка белән кызыксынуын арттырды.  Моннан тыш, ул сольфеджио буенча Халыкара олимпиадада гран-при иясе булды һәм, Ютазы районы данын лаеклы яклаганы өчен, район башлыгы исеменнән медаль һәм рәхмәт хаты алды. Данияр көйне күңеле белән тоя, әсәрнең эчтәлеген бирә белә, бу бик тә әһәмиятле сыйфат. Башка балалар моңа еллар буе өйрәнә, ул исә беренче сыйныфтан ук шушы сыйфатка ия. Әсәрне башкарганда, ул бөтен барлыгы белән шушы моң дәрьясына чума, дөрес яңгырашны таба белә. Аның сәләте һәм мөмкинлеге зур, - дип, үз тәэсирләре белән уртаклашты Әлфия ханым.

Даниярның быелгы төп казанышы - яшь музыкантларның "Иртәгәдән йолдызлар" республика конкурсында катнашуы. Анда, сайлап алу өлеше нәтиҗәләре буенча, 300 дән артык катнашучыдан егерме ике иң яхшы башкаручы сайлап алынган. Апрель аенда ул Бөгелмә шәһәрендә узган "Иртәгәдән йолдызлар" республика программасында чыгыш ясап, анда оркестрның баш дирижеры Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera Казан камера оркестры белән бергә фортепианода уйнаган.

Анастасия МИХАЙЛОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев