Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Басу юллары Ютазы элеваторына илтә

өн саен Ютазы элеваторы 2 мең тоннага якын ашлык кабул итә.

 

Бу хакта предприятие директоры Тәлгать Исаков хәбәр итте. Элеватор бер генә минутка да буш тормый. Бер-бер артлы ашлык төягән машиналар агыла. Әнә, ашлык тикшерү җайланмасы янына тагын бер машина килеп туктады.

- Нигездә, ашлыкның клейковинасы 4-5нче класска туры килә, - ди лаборатория мөдире Ольга Садыйкова. – Сирәгрәк кенә 3нче класска. Безнең районнан арпа һәм арыш алып киләләр.

Исаков билгеләп үткәнчә, яңа уңышны кабул итәр алдыннан  Ютазы элеваторына яңа җиһазлар урнаштырылган. Әйтик, лабораториягә 3,5 млн сумлык җиһазлар сатып алынган. Киштәләрдә махсус тартмаларда ашлыкның дымлылыгын, җилемчәсен (клейковинасын), чүплелеген билгеләү буенча тәүлеклеклек уртача үрнәкләр куелган. Элеватор лабораториясендә безнең район ашлыгының сыйфаты яхшы, дип билгеләп үттеләр.

Предприятие җитәкчесе белән без элеватор биләмәсе буйлап уздык, цехларда булдык.

- Урып-җыю башыннан алып бүгенге көнгә кадәр безнең предприятие 18 мең тоннадан артык ашлык кабул итте, - диде Тәлгать Исаков. – Безгә дүрт районнан: Бөгелмә, Баулы, Азнакай һәм үзебезнең Ютазы районыннан ашлык алып киләләр. Кагыйдә буларак, ашлык коры, аның 15 проценты гына киптерелә. Билгеле, июнь аенда без тулы тикшерү уздык, анда тиешле күзәтчелек хезмәтләре биналарның һәм цехларның ашлык кабул итүгә әзерлеген тикшерде. Элеваторның сыйдырышлыгы 64 мең тонна. Әмма безнең эш күләме күбрәк, чөнки кабул итү барышында бер үк вакытта ашлыкны төяп тә җибәрәбез. Күргәнегезчә, тимер юлы, үз вагоннарыбыз бар. Икмәк Пермьгә дә, Глазовка да китә... Билгеле булганча, узган елда, корылыкка бәйле рәвештә, ашлык уңышы аз булды. Шунлыктан бездә эш күләме кимеде, эшчеләр санын да киметергә туры килде. Бу ел әлеге хәлне төзәтергә мөмкинлек бирде. Бүгенге көндә бездә 65 кеше эшли. Әле килешү нигезендә без өстәмә рәвештә вакытлыча хезмәткәрләрне дә яллыйбыз. Ашлык кабул итү октябрь аена кадәр дәвам итәчәк.

Белешмә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 15 августка алынган мәгълүматларга караганда, район буенча бөртеклеләрнең 30 проценттан артыгы суктырылган. Ашлыкның уртача уңышы - гектарыннан 32,6 центнер (ТР буенча – бер гектарга 31 ц). Иң югары күрсәткеч «Г. Четвертакова» крестьян-фермер хуҗалыгында: биредә бер гектардан 42 центнер ашлык алына. «А. Вафауллин» крестьян-фермер хуҗалыгында – бер гектарга 41 центнер, «АгроМир» җәмгыятендә – бер гектарга 39 центнер.

Роза Искәндәр

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев