Бүген район мәктәпләре балаларның күңелле тавышына күмелде - алар өчен яңа уку елы башланды.
Гадәттәгечә, Белем көнендә һәр мәктәптә бәйрәм чаралары уза. Бу ел да искәрмә түгел. Ютазы гомуми белем бирү мәктәбендә әлеге матур чара аеруча күңелле узды. Чөнки капиталь ремонттан соң белем бирү учреждениесе бинасы гына түгел, мәктәп ишегалды да күпкә ямьлеләнгән.
Тәрбияләнүчеләрне, укытучыларны һәм хезмәт коллективын район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Сергей Абрамов, Ютазы мәктәбе директоры Әнис Ямалетдинов һәм «Татнефть»нең «Мәгариф» юнәлешендәге хәйрия фонды җитәкчесе Альберт Заһитов котлады. Сүз уңаеннан, Заһитов «Татнефть» җәмгыяте ярдәмендә инновацион җиһазлар белән баетылган, заманча лабораториясе булган биология кабинетында шөгыльләнүче алдынгы укучыларга грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырды.
Белем көненә багышланган тантананың төп сәбәпчеләре - беренче сыйныф укучылары. Әлеге уку елында биредә тәүге тапкыр 21 беренче сыйныф укучысы мәктәп бусагасын атлап керәчәк.
Мәктәп укучылары бу көнне үзләренең концерт программасын да тәкъдим итте. Алар үз чыгышларында туган мәктәпләрендә алган белемнәр тулы күләмдә үзләштерелсен өчен тудырылган яхшы
шартлар, заманча мөмкинлекләр турында сөйләде. Һәм менә, ниһаять, беренче кыңгырау чыңы... Яңгыравыклы, күңелле, тыныч һәм имин тормышты яңгыраучы кыңгырау тавышы...
Подробнее: http://yutazy.ru/news/obrazovanie/prozveneli-pervye-shkolnye-zvonki
Роза Искәндәр
Нет комментариев