Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Бүген Ютазы районында эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булып китте

Урыссу гимназиясендә IV чакырылыш Татарстан Республикасы Ютазы район Советының IV утырышы үтте.

Утырыш эшендә район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, аның урынбасары, башкорма комитетның һәм районның идарә-бүлек җитәкчеләре, район прокуроры,  авыл җирлекләре башлыклары,  депутатлар һәм киң мәгълүмат чаралары вәкилләреннән  тыш, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советының  VI чакырылыш депутаты, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары, мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов һәм башкалар катнашты. 
Хисап сессиясе алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин һәм район кунаклары Ютазы гомуми белем бирү мәктәбендә булдылар. Анда алар «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәге кысаларында шөгыльләнүче укучыларның эшләре белән танышты. Үсемлекләрне вегетатив үрчетү буенча лаборатория ачылу бу көнне педагоглар һәм укучылар өчен әһәмиятле вакыйга булды. Тантананың символикасын булган ал тасманы «Татнефть» җәмгыятенең бизнесны үстерү үзәге директоры урынбасары Мәсгут Абдуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин кисте.
Район кунаклары шулай ук «Урыссу» сәнәгать паркында булдылар, анда «җиләк аланы», ягъни ел әйләнәсенә үстерелүче җир җиләге теплицасы белән таныштылар, комплектлы трансформатор кече станцияләре, урта һәм түбән көчәнешле бүлү җайланмалары чыгару буенча «РегионЭлектро» яңа предприятиене ачу тантанасында катнаштылар.    Утырышны район Советы рәисе Аяз Шәфыйгуллин ачты һәм аның эшенә җитәкчелек итте.
Иң элек 2020 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турындагы доклад белән Аяз Шәфыйгуллин чыгыш ясады.
Соңыннан ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алдынгыларга дәүләт бүләкләре тапшырды, республикада тормышка ашырылучы һәм башланып килүче республика программаларындагы төп бурычларга тукталды, киләчәккә максатларны билгеләде, районыбызда игътибарга алынырга тиешле бурычларны ассызыклады.
Тулырак мәгълүматны район газетасының киләсе санында укыгыз.

Фото:http://yutazy.ru/photo/segodnya-yutazinskiy-rayon-s-rabochim-vizitom-posetil-predsedatel-gossoveta-respubliki-tatarstan-farid-mukhametshin

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев