Архив бүлеге район авыллары буенча күргәзмәләр оештырып йөри
Бөек Җиңүнең 80-еллыгын билгеләп узу кысаларында, районның архив фондын Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәренең шәхси документлары белән тулыландыру максатыннан архив бүлеге Акбаш авылы мәдәният йортында авыл халкы өчен күргәзмә оештырды.
Чөнки күп кенә олы яшьтәге райондашлар район үзәгенә барып йөри алмый, шуңа күрә булган материалларны авылга алып килеп күрсәтергә дигән карар кылынды.
Архив бүлеге җитәкчесе Лилия Гәрәева бүген архивта сакланучы ветераннарның шәхси документлары белән таныштырды, һәрбер ветеран турында истәлекләр белән уртаклашты. Бөек Ватан сугышы елларында нәшер ителгән "Коммунизмга" дигән район гәзитендә бастырылган райондашларыбызның фронттан килгән сагыну хисләре белән сугарылган хатларын укыды.
Мондый очрашуларны һәр авыл җирлегендә уздыру планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев