Бәйләгән галстугыңны сакла…
Көн кадагында

Бәйләгән галстугыңны сакла…

Чәршәмбе, 19 май көнне, Пионерия көне - СССРда пионерлар хәрәкәте башлануга 100 ел тулу билгеләп үтелә

Пионерлар оешмасы - шул чорның барлык яктан да кирәкле булган хәрәкәте. Аның нигезендә әхлакый һәм тәрбияви кыйммәтләрнең бөтен җыемасы ята. Әлеге оешма сафына 9-15 яшьлек мәктәп укучылары кертелә иде. Заманында пионерлар сафына басу бик тә дәрәҗәле саналды. Мине пионерга 75 ел элек алдылар һәм балалар йортыннан сәламәтләндерү лагерына юлладылар. Лагерьга китәр алдыннан, бер төркем табиблар балаларны карап чыкты, сәламәтлекләре буенча сайлап алды. Мин бик кечкенә, аксыл йөзле кыз бала идем. Шулай итеп, мине дә пионер лагерена җибәрделәр. 9 яшемдә беренче тапкыр атланмай татып карадым. Ни гаҗәп, ошамады.

Шулай итеп, пионерлар дружинасы җыенында, быргы һәм барабаннар  тавышы астында, безгә, кичәге октябрятларга кызыл галстуклар бәйләделәр һәм пионер йолдызчыгы беркеттеләр. Бу вакыйга алдыннан яшь пионер законнарын өйрәндек (пионер – яхшы иптәш, кечкенәләр турында кайгырта, өлкәннәргә ярдәм итә...). Тантаналы шартларда без Советлар Союзы пионерлары вәгъдәсен бирдек.

- Мин, Агибалова Зоя, Владимир Ильич Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионерлар оешмасы сафына басканда, иптәшләрем алдында тантаналы төстә вәгъдә бирәм: Бөек Ленин васыять иткәнчә, үз Ватанымны кайнар яратырмын, яшәрмен, укырмын һәм көрәшермен, Коммунистлар партиясе өйрәткәнчә, Советлар Союзы пионерлары законнарын һәрвакыт үтәрмен.

Кызыклы, пионерлы балачак – походлар, слетлар, аҗаган уеннары, җыеннар һәм учак янындагы җырлар... «Учак булып дөрләгез, зәңгәр төннәр! Без эшче балалары - пионерлар. Якынлаша якты еллар чоры. «Һәрвакыт әзер бул!» - бу пионер сүзе. Укучылар эшчәнлегенең барлык төрләре дә кызыклы ярыш итеп оештырыла иде, шул ук тимер-томыр, кәгазь җыю дисеңме!

Урыссу бистәсендә мин Рязань педагогия институтын тәмамлаганнан бирле яшим. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары буларак, пионерлар һәм комсомоллар белән дә тыгыз элемтәдә эшләдем... Урыссуның 5нче мәктәбендә (бүгенге 3нче мәктәптә) эшләүче пионерлар дружинасы Аркадий Гайдар исемен йөртте. Һәр пионерга аерым иҗтимагый эш йөкләтелгән һәм ул аны намус белән башкара иде. Хәтерлим әле, бишенче сыйныф укучылары белән Көрәшбүләк авылы янындагы елга яр буена дүрт көнлек походка киттек. Алар белән мин берүзем. Рюкзакларда барлык азык-төлекне үзебез белән алып бардык. Табигать кочагында шундый матур итеп ял иткән иттек. Походтан арып, әмма канәгать булып кайттык. Ә иң мөһиме, барыбыз да исән-сау. 1973 елдан алып, өч ел дәвамында, Урыссу ГРЭСыннан пионер лагере җитәкчесе булып эшләдем. Чернобыль фаҗигасы булганда, 120 баланы безнең лагерьга җибәрделәр. Райком миннән лагерь җитәкчесе булып эшләвемне үтенде, вожатыйлар һәм тәрбиячеләр, балалар белән бергә, Чернобыль АЭСыннан өч чакрым ераклыкта урнашкан Припяти шәһәреннән килделәр.

Сүз уңаеннан, лагерьның исеме турында әйтеп узасым килә. Исем сайлауда булышуын үтенеп, укытучы Валентина Новиковага мөрәҗәгать иттем. Бу җирлектә нинди агачлар үсә икән, дип уйлыйбыз. Имәннәр. Имәнлек…

- Имәнлек! – диде Валентина Новикова.

Бу атаманы Казанда расладылар. Шулай итеп, 1986 елдан Пионер лагере «Дубравушка», ягъни “Имәнлек” исемен йөртә башлады.

 

Зоя ГЛУШКОВА,

район ветераннар советы рәисе.

 

 


Нет комментариев