Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Чишмәләр иле син, туган як!

Бәйрәкә авылының Вахитов урамында, төзекләндерелгәннән соң, тантаналы рәвештә «Укытучы Шәмгыя» чишмәсе ачылды

 

Чарада авылда яшәүчеләр, килгән кунаклар, укытучы Шәмгыя апаның балалары һәм авыл җирлеге башлыгы катнашты.

Әлеге чишмә авылдагы иң матур җиргә – тау буена урнашкан. Бу урын һәрвакыт күркәм һәм үзенә тартып тора, әйтерсең нәкъ менә чишмә урыны. Төзекләндерелгәннән соң, ул тагын да ямьләнде, ял итү, төрле мәдәни-киңкүләм чаралар үткәрү өчен менә дигән урынга әверелде.

Чишмәнең тантаналы ачылышын Шәмгыя апа белән Миргасим абый Насыйровларның кызы Фирдәвес Әхмәтгалиева башлап җибәрде. «Туган авылыбызны шундый сагынып кайттык. Бу көн барыбыз өчен дә бәйрәм. Беренчедән, авыл һәм урам бәйрәме, икенчедән, изге чишмә бәйрәме! Матур итеп җыелып килгәнегез өчен барыгызга да рәхмәт!” -  дип, ул авылдашларына матур җыр бүләк итте. Чишмәне ачу тантанасында шулай ук Бәйрәкә авылы мулласы Фәрит Ямаев та катнашты. Ул Шәмгыя апа исеменә дога кылып, азан әйтте һәм изге эшләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Азнакай шәһәреннән Булат Гәрәев тә бәйрәкәлеләрне үзенең җыр-моңнары белән сөендерде. Авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина авыл кешеләренә, чишмәне төзекләндерүчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде: «Авыл җирлегенең 29 нчы маенда үткәрелгән утырышында кабул ителгән 4нче карары нигезендә, әлеге чишмәгә «Укытучы Шәмгыя» исеме бирелде. Шәмгыя Исмәгыйль кызы Галләмова - озак еллар мәктәптә балаларга математика фәнен укыткан хөрмәткә лаек укытучы иде. Аның балалары Булат һәм Марат абыйлар, Гөләндәм һәм Фирдәвес апалар, әти-әниләренең исемннәрен мәңгеләштерү максатыннан, шушы чишмәне төзекләндерде. Шушы тырышлыклары өчен аларга рәхмәт әйтәм һәм алга таба да уңышлар теләп калам!», - диде ул.

Шәмгыя апаның улы Булат һәм авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина, кызыл тасманы кисеп, чишмәнең шифалы суын татып карады. Бәйрәмне талантлы һәм оста биюче Алия Михайлова дәвам итте. Ул чишмәдән су алып кайту күренешен күрсәтеп, халыкны татлы чишмә суы белән сыйлады. Азнакай шәһәреннән килгән егетләр, «Юлдаш» җыр ансамбле башкарган җырларны халык яратып кабул итте.

Әлеге зур бәйрәмгә бөтен авыл халкы җыелган иде. Алар яшь чакларындагы истәлекләргә тукталып, хатирәләрен яңартты. Шәмгыя апаның балалары төзекләндерергә булышучыларга бүләкләр өлеште. «Менә шулай бергә-бергә дус булып яшик әле!» дигән фикерләрен белдерде алар.

Рәис Габдрахманов Вахитов урамының тарихына тукталып, бу урамның авылдагы «Иң яшь урам» икәнен әйтеп узды. «Әлеге чишмәгә инде 20 еллап ага. Быел ул ничек матурланды! Бу гүзәл чишмәне торгызу өчен күпме көч куелды! Барчагызга да бик зур рәхмәт!»

Республикакүләм лауреат исемен яулаган «Моңлы саз» җыр-бию ансамбле чыгышыннан соң, авылдашлары Ленар Хәлиуллин сүз алды.  «Мондый урам берәү генә. Мондагы халык икенче. Нинди генә шәхесләр чыкмаган моннан...” , – дип ассызыклады ул.  

Шушы гүзәл бәйрәмдә әлеге урамның яшь гаиләләрен -  Касыймовлар һәм Гыйләҗетдиновлар гаиләләренә дә бүләкләр тапшырылды.

Бу көнне авыл халкына истә калырлык матур концерт, яхшы кәеф һәм, иң мөһиме, изге урын – чишмә бүләк ителде.

Лиана ХӘЙРУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев