Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Депутатлар район бюджеты турында хисапны раслады

Узган дүшәмбе, 22 апрельдә, IV чакырылыш Татарстан Республикасы Ютазы район советының XVIII утырышы узды.

Утырыш эшен район советы рәисе, район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин алып барды.

Район советы депутатларыннан тыш, утырышта район прокуроры, район башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасарлары, дәүләт көч структуралары җитәкчеләре, палата рәисләре, бүлек башлыклары, киң мәгълхмат һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты. Район депутатлары раславына элек даими комиссия утырышларында тыңланган җиде мәсьәлә куелды. Беренче мәсьәлә — 2023 елда Ютазы муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында — финанс-бюджет палатасы рәисе Руфия Мөхәммәтова хәбәрләде. Үз чыгышында ул финанслау бюджеты керемнәре һәм чыгымнары структурасына тукталды. 

— Муниципаль район бюджетының һәм гомумән бар дәрәҗә бюджетның чынлыктагы үтәлеше, — дип ассызыклады Мөхәммәтова, — аның иҗтимагый юнәлешле булуын күрсәтә. Мәсәлән, иҗтимагый һәм мәдәни өлкә тармакларын финанслауга чыгымнар муниципаль район бюджетының гомуми күләмендә 681,5 млн сум, яки 71,9 процент тәшкил итте, шул исәптән мәгарифкә чыгымнар — 55,5 процент. 2023 ел керемнәре хезмәт хакын тулысынча түләргә һәм беренче чиратта планлаштырылган чыгымнарны тулы күләмдә финансларга мөмкинлек бирде.

Район депутатлары 2023 елда 915,5 млн сумлык керемнәр һәм 8,5 млн сумлык дефицит белән 924 млн сумлык чыгымнар буенча район бюджеты үтәлеше турындагы хисапны раслады.

Ютазы муниципаль районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының 2023 елдагы эше һәм 2024 елга төп бурычлары (докладчы палата рәисе Алина Хөббәтова) һәм Ютазы муниципаль районы Контроль-хисап палатасы эшчәнлеге турында (палата рәисе Римма Хафизова таныштырды) гәзитнең киләсе саннарында укырсыз.

Ютазы район советының юридик бүлеге башлыгы Руслан Якупов районның депутатлар корпусына раслау өчен тәкъдим ителгән башка сорауларны җиткерде. Болар — Ютазы район советының 29.10.2021 ел, 81 карары белән расланган ТР Ютазы муниципаль районы биләмәсендә муниципаль җир контроле турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында; Ютазы район советының 29.10.2021 ел, 82 карары белән расланган ТР Ютазы муниципаль районы биләмәсендә муниципаль торак контроле турында нигезләмәгә өстәмәләр кертү хакында; ТР Ютазы муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләренең урта һөнәри яки югары белем бирү өлкәсендә максатчан укыту турында шартнамә төзүгә дәгъва кылучыларны сайлап алу тәртибе турында; «2024 елга һәм 2025-2026 планлы ел чорына Ютазы муниципаль район бюджеты турында» 2023 елның 12 декабрендәге 65 санлы Ютазы район советының IV чакырылыш XVI утырышы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында. 

Район советы утырышы карамагына тәкъдим ителгән барлык мәсьәләләр дә район депутатлары тарафыннан расланды.

Роза Әхмәдиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев