2026 елда Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр ике тапкыр артуы көтелә.
Гыйнварда бәяләр 1,7%ка, ә октябрьдә кайбер муниципалитетларда 18,2%ка күтәреләчәк. Индексацияне Русия премьер-министры Михаил Мишустин раслады.
Аерым районнар өчен уртача бәядән рөхсәт ителгән тайпылыш 4,8% тәшкил итәчәк. Димәк, төбәктә бәяләрнең гомуми үсеше 13,4% булганда, аерым муниципалитетларда үсеш 18,2%ка җитәргә мөмкин.
Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты бәяләрнең артуын искергән коммуналь челтәрләрне алмаштыру-яңарту һәм салым законнарындагы үзгәрешләр белән аңлата. 2026 елдан башлап гадиләштерелгән салым системасындагы идарә итүче компанияләр 22% күләмендә НДС түләргә мәҗбүр булачак, бу исә финанс йөкләнешне арттырачак.
Фото: «Вести Татарстан»
Нет комментариев