Изге җомга белән, дуслар!
Көн кадагында

Изге җомга белән, дуслар!

? Пәйгамбәребез: "Ике үзара әрләшүченең гөнаһы, беренче башлаучыга булыр, әгәр кимсетелгән кеше чиктән ашып китмәсә", - дигән.

"Ике кеше ачуланыша башласалар, шуның гөнаһы сүгешүне башлаучыга була. Әмма мәзлум(кимсетелгән) тараф сүгешүне башлаучыдан да арттырып җибәрсә, ул вакытта гөнаһ һәрберсенең үз гамәлләренә күрә була.
Әгәр берәү башканы кимсетә башласа, моңа каршы эш кылу дөреслеге бу хәдистән аңлашыла. "Әгәр берәр залим золым итсә, аңа золым итә аласыз, сезгә золым иткән кадәр генә" дигән аять тә шуны белдерә. Әмма, шулай булса да, каршы чыкмыйча, сабыр итеп калу вә җаваплашмау яхшырак, Иминлек шунда(ахыры бар)" (Риза Фәхретдин. "Җәвамигуль Кәлим шәрехе". 273нче хәдис. 1916).


Нет комментариев