Каһарманнар фидакарьлеге мәңге хәтердә
Ватан Каһарманнары көне кысаларында район җитәкчелеге вәкилләре әлеге югары исемгә лаек булган якташларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды.
Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина һәм район советы аппараты җитәкчесе Марьяна Харисова якташларыбызга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Бу көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә Рәсәй Федерациясе гражданы паспортларын тапшыру зур вакыйга булды. Төп документны алу өчен егет-кызлар көчле алкышлар астында сәхнәгә күтәрелде. Район башлыгы залда утыручыларны, район мәгариф учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрне сәламләп, истәлекле көннең асылына тукталды.
- Каһарманнар көне - ватандашларыбызның батырларча үткәнен искә алу гына түгел, ә бүгенге көндә исән-сау булган каһарманнарны хөрмәтләү дә, - дип билгеләп үтте район башлыгы үз чыгышында. - Җәмгыятьтә Ватанга фидакарь хезмәт итү дан хакына түгел, ә намус белән хезмәт куюдан башлана. Каһарманнар - үз төбәкләренең чәчәк атуы, аның иминлеге хакына намуслы хезмәт итүчеләр.
Бүгенге сәяси вәзгыять тотрыклы түгел. Ватан кушуы буенча өлешчә мобилизация буенча ир-егетләребез хезмәткә китте. Без барыбыз да алар өчен борчылабыз, исән-сау әйләнеп кайтуларын көтәбез. Әлеге чарада район мәдәният йортының иҗат коллективлары һәм җырчылары үз җыр-моңнарын бүләк итте. Николай Гребенюк башкаруында “Встанем” җырын залга җыелучылар аягүрә басып тыңлады.
Безнең район каһарманнары:
- Тәүзиха Гәрәй кызы Зарипова (Кәрәкәшле) - Социалистик Хезмәт Герое;
- Фатыйх Зариф улы Шәрипов (Бәйрәкәтамак) – Советлар Союзы Герое;
- Зәки Тимерҗан улы Тимерҗанов (Акбаш) – Социалистик Хезмәт Герое.
Роза Әхмәдиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев