Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Каз канаты каурый-каурый...

Авылларда каз өмәләре гөрли. Борынгыдан килгән гадәткә тугры калып, авыл халкы бу эшне бүген дә бергәләп, бердәм булып башкара.

 

Менә шундый матур чараларның берсе бу атнада Салкын Чишмә авылында узды. Зәһинә һәм Зирәк Ибраһимовлар авылдашларын, туганнарын каз өмәсенә җыйды. Алар үз хуҗалыкларында  быел 16 каз үстергән. Күз тимәсен, казлары симез, җитешкән.

- Аллага шөкер, казларыбызның авырлыгы 5 кг га кадәр булды, мае да бер казан чыкты, - дип, шатлыгы белән уртаклаша хуҗабикә.

-Ничек ашатудадыр инде хикмәте? – дип, каз үстерү серен сораштырам.

-Без күп итеп кишер үстерәбез. Быел бәрәңге, бодай, арпа пешерү белән беррәттән, чи кишер ашаттык. Симез, әйбәт булып җитешүләрен шуннан да күрәбез, - ди Зәһинә Ибраһимова.

Кояш чыгу белән, өмәчеләр җитез генә эшкә кереште. Авыл уңганнарының куллары-кулга йокмый, тиз арада мамыгын да чистарттылар, эч-башын да тазарттылар. Ул арада самовар кайнап чыкты, өстәлгә каз мае белән майланган тәбикмәк менеп “кунаклады”. Татар халкының милли күлмәкләрен киеп, елкылдап торган казларны көянтәләргә элеп, алар су буена казларны юарга төшеп китте. Безнең якларда “каз бәбкәләре юлына каурый чәчсәң, киләсе елга да казларың мул була” дигән бер ышану яши. Шуңа күрә өмәчеләр юл буена  каурый чәчте, җырлый-җырлый, елгада каз юды.

Кайтуларына инде аларны мул табын көтә иде. Өмәгә килүче һәркемнең теләге бер: хуҗаларга үз малларының бәрәкәтен, тырышлыкларының рәхәтен күрергә язсын. Ә иң мөһиме, бүгенге һәм үткәнне тоташтыручы әлеге күркәм гадәт югалмасын, халкыбызны берләштереп торсын иде.

Миләүшә КӘРИМОВА

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев